- РУС
- ТАТ
Татарстанның Биектау районындагы авыл. Казансу елгасы буенда, Биектау тимер юл станциясе поселогыннан 10 км төньяктарак урнашкан
1602–1603 еллардан Кече Бимәр исеме белән мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.
ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе (1903 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 323 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Собакино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.
Хәзер Усад авыл җирлегендә.
1930 елларда авылда “Ленинский призыв” колхозы оештырыла. 1950 елда “Новый путь” колхозына кушыла (Толмач авылы). Авылда “Биектау ит комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.