Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Покровский исеме белән дә мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары (алпавыт Желтухиннарның элеккеге крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда Покров чиркәве (1735 елда төзелә), земство мәктәбе (1884 елда ачыла), 1 су һәм 2 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 881 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Черемыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 нең 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Ямаширмә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1938 – 1946 елларда авылда “Кызыл партизан” колхозы эшли.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Олы Ялан авыллыгы I (XIII йөз ахыры – XIV йөз), Олы Ялан авыллыгы II (Казан ханлыгы чоры) табыла.

Халык саны

1646 елда – 190,
1782 – 242 ир-ат;
1859 – 589,
1897 – 560,
1908 – 610,
1920 – 749,
1926 – 791,
1938 – 357,
1949 – 266,
1958 – 217,
1970 – 59,
1989 –10,
2002 – 6,
2010 – 4,
2017 – 2 кеше (руслар).