Административ-территориаль буйсынуы

1960 елның 9 маенда торак пункт буларак теркәлә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Красносельский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта ремонт-техника предприятиесе бар. Халкы башлыча Казан шәһәренә йөреп эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

“Ак каен” балалар бакчасы (2015 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1970 елда – 758,
1989 елда – 834,
2002 елда – 750,
2010 елда – 737,
2017 елда – 788 кеше (руслар – 51%, татарлар – 46%).