Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда Дөбъяз МТСы поселогы буларак нигезләнә. 1977 елның 22 февраленнән – хәзерге исемендә. Нигезләнгән вакытыннан Дөбъяз районына керә. 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1961 елдан авылда К.Маркс исемендәге колхоз (колхоз идарәсе Аяз Иле авылында урнаша), 1999 елдан – “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2000 – 2007 елларда – “Уңыш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2011 елдан – “Березка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук Җиһангиров крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “ГЛАВстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2010 елдан, төзелеш эшләре) эшли.

Халкы үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1994 елда Соловцово авылына күчерелә), “Медвежонок” балалар бакчасы (1966 елдан), мәдәният йорты (1996 елда яңа бина төзелә), китапханә (1996 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Хәсән-Хөсәен” мәчете (2012 елдан); мәктәптә музей-почмак (2015 елдан, оештыручысы – Г.И.Ибраһимова), мәдәният йорты каршында “Серле сәхнә” театр коллективы (2000 елдан), “Ак каен” (2010 елдан) фольклор коллективы эшли.

Халык саны

1938 елда – 76,
1949 елда – 59,
1958 елда – 127,
1970 елда – 158,
1989 елда – 27,
2002 елда – 357,
2010 елда – 377,
2017 елда – 352 кеше (татарлар – 80%, руслар – 19%, марилар – 1%).