Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районына керә, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чыпчык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 130,
1949 елда – 132,
1958 елда – 133,
1970 елда – 192,
1989 елда – 51,
2002 елда – 19,
2010 елда – 22,
2017 елда – 28 кеше (татарлар – 89,3%, руслар – 10,7%).