Тарихы

Казан ханлыгы чорында кирмән буларак нигезләнә, Алат даругасы (1552 – 1708 елларда Казан өязендә административ-территориаль берәмлек) үзәге. 1558 елдан руслар килеп утыра башлый. Русча атамасы – Алат, чыганакларда Русский Алат исеме белән дә мәгълүм. 1708 елдан – Казан губернасы шәһәре, 1766 елдан – авыл (1803 елдан шәһәр статусын тулысынча югалта). 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә.

XVI йөз ахыры – XVII йөз башында авыл 1591 елда Угличта үтерелгән патша улы Дмитрий Ивановичның вафатыннан соң күтәрелеш оештырган өчен Борис Годунов тарафыннан сөрелгән кенәз Афанасий Васильевич Нагой-Оболенскийның сөрген урыны була.

XVIII йөздә авылда бакыр кою, күн эшкәртү, аракы заводлары эшли. 1720 елда приказчик Шувалов аракы заводы ача. Шушы авылда туган Казан сәүдәгәре һәм сәнәгатьчесе И.А.Михляевның утары, күн һәм аракы заводлары була.

XIX йөздә халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, тегүчелек, итек тегү, йорт җиһазлары, чүлмәк ясау кәсепчелеге тарала.

1712 елда И.А.Михляев иганәсенә Успение чиркәве төзелә, 1896 – 1898 елларда Казан сәүдәгәре З.И.Баженов иганәсенә үзгәртеп корыла (псевдорус элементлары кулланылган барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

1773 елның июнендә авылда берничә көн шушы як кешесе П.Дружинин белән Казан төрмәсеннән качкан Е.И.Пугачёв була.

1861 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1867 елдан – Халык мәгарифе министрлыгы карамагында, 1911 елдан ике класслы училище итеп үзгәртелә. 1897 елдан участок табибы хезмәт күрсәтә, 1900 елда – земство хастаханәсе, 1907 елда телефон станциясе ачыла.

ХХ йөз башында волость идарәсе урнаша; 4 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерче алачыгы, йон-тукыма ману йорты, 1 казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете, 3 сыраханә, 1 ашханә, 3 чәйханә, дүшәмбе базары эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1321,5 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда Успение чиркәве алдында император Александр II гә һәйкәл куела (сакланмаган).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Алат волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Алат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1961– 1993 елларда – “Родина” колхозы, 1994 – 1999 елларда – “Родина” күмәк предприятиесе, 1999 – 2006 елларда – “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң башлангыч мәктәп ачыла, 1925 елдан – крестьян яшьләре мәктәбе, 1932 елдан – тулы булмаган урта, 1958 елдан – урта (1958 елда бина төзелә), 2013 елдан – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә (1938 елдан), “Радуга” балалар бакчасы (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, чиркәү (реставрация эшләре бара); 2014 елга кадәр клуб эшли.

Күренекле кешеләре

А.О.Ахманов (1897 – 1949) – Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышлары ветераны, танк гаскәрләре генерал-лейтенанты, Советлар Союзы Герое, 2 Ленин ордены, 2 Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Кутузов, икенче дәрәҗә Суворов орденнары кавалеры;

И.А.Михляев (Микляев) (1667 – 1728) – Казан сәүдәгәре һәм сәнәгатьчесе, XVIII йөзнең беренче чирегендә Казандагы иң бай сәүдәгәрләрнең берсе, Казан постау мануфактурасы, күн һәм аракы заводлары, май эретү йорты, 34 кибет, берничә йорт һ.б. хуҗасы.

Халык саны

1646 елда – 223,
1767 елда – 215 ир-ат;
1859 елда – 545,
1897 елда – 712,
1920 елда – 741,
1926 елда – 839,
1938 елда – 746,
1949 елда – 686,
1958 елда – 454,
1970 елда – 266,
1989 елда – 210,
2002 елда – 189,
2010 елда – 206,
2017 елда – 278 кеше (руслар –74%, татарлар –15%).