Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту, кап сугу кәсепчелеге тарала.

ХХ йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 211,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Салкын Чишмә волостена керә. 1920 дән – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Каенлык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

2000 елдан авылда “Красная Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәчет эшли (1995 елдан).

Халык саны

1782 елда – 11 ир-ат;
1859 елда – 91,
1897 елда – 158,
1908 елда – 217,
1920 елда – 200,
1926 елда – 243,
1938 елда – 265,
1949 елда – 190,
1958 елда – 183,
1970 елда – 153,
1989 елда – 83,
2002 елда – 65,
2010 елда – 66,
2017 елда – 49 кеше (татарлар – 94,5%, руслар – 3,7%).