Административ-территориаль буйсынуы

Авыл башта Заборная Поляна артеле дип атала. 1918 елда Олы Мәми авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Олы Мәми авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – авыл Молотов исемендәге колхоз (Олы Мәми авылы), 1957 елдан – “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1979 елдан “Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы) составында (1998–2018 елларда “Надежда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1920 елда – 96,
1926 елда – 70,
1938 елда – 87,
1949 елда – 194,
1958 елда – 161,
1970 елда – 127,
1979 елда – 102,
1989 елда – 64,
2002 елда – 50,
2010 елда – 44,
2017 елда – 34 кеше (чуашлар, татарлар, руслар).