Тарихы

1904 елда Ямбулат авылыннан (хәзерге Чуаш Республикасының Урмар районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

XX йөз башында су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 500 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Ямбулат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Сталин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аның составына “Красное озеро” (Николаевская слобода, хәзер юк), Пушкин исемендәге (Кызылъяр авылы), Куйбышев исемендәге (Муратово авылы, хәзер юк), Ленин исемендәге (Крестниково авылы) колхозлар керә, 1957 елдан авыл “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы) составында, 1964 елдан “Заря” совхозы үзәк утары.

2000–2011 елларда “Татплодоовощпром” концернының “Заря” совхозы филиалы составында (Крестниково авылы), (2012 елдан “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы күбесенчә “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1984 елда Крестниково авылыннан башлангыч мәктәп күчерелә, аннары тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2009 елдан кабат башлангыч мәктәп (2015 елдан Карагуҗа урта мәктәбе филиалы).

Авылда шулай ук мәдәният йорты (2001 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (2013 елдан), китапханә (1946 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Фантазия” (2010 елдан) һәм “Музыкальный серпантин” (2015 елдан) иҗат коллективлары эшли.

Авыл тирәсендә 9 чишмә бар.

Күренекле кешеләре

С.В.Коновалов (1920–1989) – подполковник, Советлар Союзы Герое, Казанның бер урамы аның исеме белән атала;

П.К.Коновалов (1935–2002) – комбайнчы, ТРның атказанган механизаторы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1908 елда – 173,
1920 елда – 161,
1938 елда – 170,
1949 елда – 122,
1958 елда – 131,
1970 елда – 135,
1979 елда – 151,
1989 елда – 154,
2002 елда – 129,
2010 елда – 108,
2017 елда – 107 кеше (руслар – 61%, чуашлар – 37%).