Эчтәлек

Терлекләрнең нәселен үзгәртү һәм продукция бирүен арттыру, югары сыйфатлы үрчем (ана һәм ата зат) алу максатыннан нәсел заводлары һәм фермалары (репродукторлар) булдырыла.

Нәселле терлек заводлары. Нәселле терлек хуҗалыкларына, дәүләт нәсел үрчетү һәм ясалма орлыкландыру станцияләренә, шулай ук товар җитештерүче хуҗалыкларга сату өчен югары җитештерүчәнлекле нәселле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнәләр. Кагыйдә буларак, һәр токым буенча терлекләрнең нәселе, аерым үзенчәлекләре һәм продукция бирү сыйфатлары яхшыру дәрәҗәсе исәпкә алынып, төрле типтагы берничә завод булдырыла.

Нәселле терлекләр «элита» классына керергә яки 1 нче класслыдан түбән бәяләнмәскә, завод тибына хас үзенчәлекләрне сакларга, нәсел эше нәтиҗәсендә булдырылган һәм камилләштерелгән сыйфатларын үз токымына тайпылышсыз рәвештә күчерергә сәләтле булырга тиеш. Һәрбер терлекнең нәселе һәм продукциялелеге аерым теркәп куела. Завод терлекләренең баш саны сыйфатлары билгеләнгән таләпләргә туры килгән яңа үрчем хисабына тулыландырыла. Ана затка кушу өчен фәкать үз ата затлары гына кулланыла. Аерым очракларда башка заводларның шул ук токым ата затлары файдаланылырга мөмкин.

Нәселле терлек фермалары. Төп бурычы — нәсел яхшырту максатыннан башка хуҗалыкларга сату өчен аерым токымнарга хас сыйфатларга ия, үз сыйфатларын нәсел буенча тайпылышсыз тапшырырга сәләтле, югары продукцияле ана зат һәм нәсел башы (ата зат) терлекләр үстерү. Нәселле терлек үрчетү төрле юллар белән, беренче чиратта, терлекләрне типлары буенча аерып, иң яхшы яңа сыйфатларны үстерү юнәлешендә алып барыла. Бу бурыч уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, нәселле терлек фермасы нәселле терлек заводы итеп үзгәртелергә мөмкин. Икенче юл — бу ферма ана затларын даими рәвештә аерым бер завод нәсел башлары (ата зат) белән кушу (йотылу) һәм ферманың бүлендек заводка әверелүе. Өченче ысул — даими һәм планлы рәвештә төрле заводларның төрле нәсел башларын (ата затлар) кулланып, продукция бирүчәнлекләре белән кайвакыт завод терлекләреннән дә өстенрәк гомуми токымлы тип китереп чыгару. Шулай итеп, төрле заводларның терлекләренә хас иң отышлы, әмма типлары буенча бериш булмаган сыйфатларның рациональ кушылмасына ирешелә. Бу очракта төрле заводларның нәсел башларын (ата зат) төрле сыйфатларга ия ана зат белән кушуның иң уңай нәтиҗәләрен ачыклау һәм нәсел башын билгеле бер система буенча куллану мөһим.

Товар җитештерү хуҗалыклары. Товар җитештерүче хуҗалыкларда терлек үрчетүнең төп максаты — аз чыгым тотып, күп күләмдә иң яхшы сыйфатлы терлекчелек продукциясе алу. Чиста токым үрчетү белән бергә катнаш кушылдыру алымы елда кулланыла. Терлекләрнең продукция бирүен арттыру өчен, чиста токым үрчетү очрагында үз хуҗалыгыңның нәсел башлары (ата зат) белән бергә башка нәселле терлек хуҗалыкларының шушы ук токымлы нәсел башларын елда куллану отышлы. Төп тип итеп яхшыртучы тип сайлап алына. Ел саен бонитировка уздырыла, язын һәм көзен нәсел башлары җентекләп тикшерелә, ясалма орлыкландыру үткәрелә. Терлекләрнең элита һәм аерып сайлап алынган төркемнәре яхшы ашатыла, иң уңай шартларда тотыла; алынган үрчем (ана затлар) хуҗалыкның үз көтүен яңарту өчен асрала.

2010 елда Татарстанда сөт терлекчелеге буенча 10 нәсел заводы (Әтнә районының Ленин исемендәге, Балтач районының «Игенче», Кукмара районың Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары һ.б.), 53 нәсел фермасы-репродуктор (Әтнә районың «Дусым», Азнакай районының «Шахтёр», Саба районың «Шытсу авыл хуҗалыгы предприятиесе» ААҖләре һ.б.); ит терлекчелеге буенча 12 нәсел заводы (Актаныш районының «Татарстан», Лениногорск районының «Йолдыз», Балык Бистәсе районының «Слободское» ААҖләре һ.б.); сарык үрчетү буенча 5 нәсел фермасы (Арча районының «Пионер» нәсел хуҗалыгы», Балтач районының Тимирязев исемендәге, Яңа Чишмә районының «Архангельское» крәстиян-фермер хуҗалыгы» ААҖ­ләре һ.б.); дуңгыз үрчетү буенча 10 нәсел фермасы (Балтач районының «Татарстан» һәм «Алга», Саба районының «Саба агрофирмасы», Тукай районының «Камский Бекон» ААҖ­ләре һ.б.); ат үрчетү буенча 1 нәсел заводы (Питрәч районының «Казанский» нәсел заводы дәүләт унитар предприятиесе) һәм 1 нәсел фермасы (Биектау районының «Өмет» крәстиян-фермер хуҗалыгы исәпләнә.

ТРда нәселле терлек үрчетү хезмәтенә җитәкчелек итү Нәселле терлек үрчетү буенча авыл хуҗалыгы баш идарәсе (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына карый) тарафыннан алып барыла. Исеме күп тапкырлар үзгәртелә: Нәселле терлек үрчетү һәм ясалма орлыкландыру буенча республика станциясе (1957 елдан), Нәселле терлек үрчетү һәм авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча Татарстан республика станциясе (1966 елдан), Нәселле авыл хуҗалыгы терлекләре үрчетү, ясалма орлыкландыру, нәселле һәм яхшы сыйфатлы терлек, кош сатып алу, сату буенча Татарстан республика җитештерү берләшмәсе (1993 елдан), 1997 елдан хәзерге исемдә.

Нәселле терлек үрчетү хезмәтенең бурычы һәм максаты: авыл хуҗалыгы терлекләренең токым, тип, линия һәм гибридларын камилләштерү, яңаларын китереп чыгару; нәселле терлекләрнең төбәкләр буенча таралышын билгеләү; нәселле терлек генофондын саклау; нәселле терлекләрнең нәтиҗәле рәвештә яңартылып торуын тәэмин итү; нәселле терлек үрчеме алу өчен нәсел базасы булдыру. Нәселле терлек үрчетү идарәсе шулай ук, токымнарны яхшырту программасы нигезендә, терлекләрнең сыйфатын күтәрү буенча чаралар күрә, алынган үрчем сыйфатларына карап, нәсел башларын (ата зат) тикшерә һәм бәяли, нәселле терлек фермалары һәм хуҗалыкларында терлекләргә бонитировка уздыра, ана затларны ясалма орлыкландыру һәм нәсел башларын ротацияләү белән җитәкчелек итә, продукцияне исәпкә алуны оештыра, нәселле терлекләр кенәгәсе өчен документлар әзерли, товар җитештерүче хуҗалыкларны нәселле терлекләр белән тәэмин итә. Нәселле терлек үрчетү хезмәте крәстиян (фермер) хуҗалыкларының, оешма һәм учреждениеләр ярдәмче хуҗалыкларының нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләрендә селекция-нәсел эшен оештыра һәм тормышка ашыра, юридик затларның, гражданнарның нәселле терлек үрчетү эшчәнлеген координацияли. Нәселле терлек үрчетү хезмәте структурасы ТР хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.

Әдәбият

Кравченко Н.А. Разведение сельскохозяйственных животных. М., 1963;

Литовченко Г.Р., Есаулов П.А. Овцеводство. М., 1972;

Николаев А.И., Ерохин А.И. Овцеводство. М., 1987;

Красота В.Ф., Джапаридзе Т.Г. Разведение сельскохозяйственных животных. М., 1999;

Современное состояние селекционно-племенной работы в хозяйствах Республики Татарстан и пути её улучшения (итоги бонитировки за 2006 год). К., 2007.

Автор  — Ә.Х.Фазылҗанов