Биографиясе

1904 ел, Самара губернасы, Мәләкәс өязе Урта Кандалый авылы — 1984 ел, Ташкент шәһәре.

«Исламия» мәдрәсәсен (Мәләкәс шәһәре, 1918), Казан университетының эшчеләр факультетын (1927), Ташкент педагогия институтын (якынча 1935) тәмамлый.

1919–1920 елларда Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясенең «Кызыл Яу» фронт газетасында хәреф җыючы булып эшли.

1927–1930 елларда Зарафшан өлкә комитетының вакытлы матбугат бүлеге мөдире, 1930–1945 елларда Үзбәкстан ССР (Ташкент шәһәре) Коммунистлар партиясенең Үзәк комитетында Испарт бүлеге хезмәткәре. Бер үк вакытта, 1939 елдан, «Кызыл Үзбәкстан» (1946 елдан «Совет Үзбәкстаны») газетасында баш мөхәррир.

1945–1950 елларда Үзбәкстан ССР МС каршында Радиотапшырулар комитеты рәисе.

1950–1960 елларда «Укытучы», Г.Голәм исемендәге нәшриятларны җитәкли.

1960 елдан Үзбәкстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе.

1920 елларда Казан матбугатында тыныч тормышка һәм халыклар дуслыгына дан җырлаган хикәяләре, пьесалары басыла; «Серле шалаш» пьесасы Мәскәүнең Үзәк нәшриятында аерым брошюра булып чыга. Үзбәк теленә Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, Ф.Хөсни, Г.Ахунов, Ә.Еники әсәрләрен тәрҗемә итә.

Әдәбият

Әйди Т. Тылсымлы көч. К., 1987; 

Ишморат Р. Дусларым, остазларым. К., 1988; 

Хәмидуллин Л. Кичке шәфәкъ. К., 2009; 

Писатели Советского Узбекистана. Ташкент, 1977.

Авторлар — Л.Х.Хәмидуллин, Ф.Г.Кәлимуллина