Тарихы

XVIII йөз уртасында нигез салына. Авылда йомры ташлы юл салынган була, аның аша Спас шәһәренә император Екатерина II юлы уза.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, агач эше тарала.

XX йөз башында авылда тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 647 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Никола Пичкас волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан Спас (1935 елң 1 апреленнән 1991 елның 4 ноябренә кадәр – Куйбышев) районында.

Хәзер – Куралово авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Сталин исем. колхоз оештырыла. 1959 елда «КИМ» нәсел заводы бүлегенә (үзәк утары – «КИМ» совхозы поселогы) үзгәртелә. Соңрак «Волга» совхозына (үзәк утары – Куралово авылы) керә, 1989 елдан − «Екатериновский» совхозының үзәк утары, 1997 елдан − «Екатериновский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Мөхәммәтов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб (2011 елдан элеккеге мәктәп бинасында), китапханә (1955 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында археология истәлеге – Екатериновка торулыгы (буралы курган культурасы) табыла.

Халык саны

1845 елда – 200,
1855 елда – 234,
1865 елда – 265,
1897 елда – 325,
1908 елда – 356,
1920 елда – 394,
1926 елда – 397,
1938 елда – 334,
1949 елда – 242,
1958 елда – 191,
1970 елда – 242,
1979 елда – 176,
1989 елда – 133,
2002 елда – 134,
2010 елда – 122,
2021 елда – 113 кеше (руслар – 51%, татарлар – 48%).