Эчтәлек

Дворяннар төшенчәсе берничә мәгънәдә кулланыла:

1) мирас өстенлекләренә ия булган дөньяви җирбиләүчеләр. Бу мәгънәдә термин Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә кулланылган.

2) XV–XVII йөзләрдә Рус дәүләтендә – утарлары һәм биләмәләре булган, социаль һәм вазифаи статуслары белән аерылып торган һәм документларда «ватан йомышлылары» дип йөртелгән йомышлы кешеләр.

Совет әдәбиятында дворяннар еш кына хаксыз рәвештә феодаллар сыйныфының югары катлавы булган боярларга каршы куелды.

Дворяннар, йомышлы катлау буларак, Россиядә Новгород феодаль республикасын Рус дәүләтенә кушканнан соң (1478 ел) һәм Мәскәү кешеләренә Новгород җирләреннән күпләп биләмәләр бирә башлагач оеша башлый. Дворяннар ополчениесе Россия дәүләтенең һәм дәүләт аппаратының төп кораллы көчләрен (воеводалар, судьялар, салым җыючылар һ.б.) тәшкил итә.

XVI йөзнең 2 нче яртысында дворяннар ополчениесе акрынлап «яңа строй полклары» белән алыштырыла, аларда дворяннарның стандарт буенча кораллануы һәм Европача өйрәтелүе зарур була.

Элеккеге Казан ханлыгы территориясендә XVI йөзнең 2 нче яртысында биләмәләр һәм утарлар күпләп бирелә, рус дворяннарының күпсанлы җирле корпорацияләре (чыганакларда – Казан һәм Зөя «йомышлы шәһәрләре») барлыкка килә. Казан төбәгендәге рус дворяннарының күпчелек өлеше Түбән Новгород якларыннан һәм Россиянең үзәк районнарыннан чыккан кешеләрдән тора.

Рус дворяннары арасында XIV йөздә бөек рус кенәзләренә хезмәт иткән һәм чукынган татар аксөякләре дә була. Аларның кайберләре (кенәз Мещерскийлар, Урусовлар, Юсуповлар һ.б.) Россиянең иң югары аристократиясе составына керә.

Йомышлы татарлар (шул исәптән руслашмаган яңа чукынганнары да) XVI –XVII йөзләрдә дворяннар белән кушылмаган өстенлекле аерым төркем тәшкил итәләр.

3) Россия империясендә XVIII – XX йөз башында юридик яктан рәсмиләштерелгән хакимлек итүче катлау. XVIII йөзнең 1 нче яртысында аларны күбрәк «шляхталар» дип атыйлар.

XVIII йөздә дворяннарның өстенлекләре (аеруча крепостной крестьяннар өстеннән хакимлек итү хокуклары) арттырыла, әмма алар гомер буе хәрби хезмәт итәргә тиеш була. Дворяннарның XVI–XVII йөзләрдә урнашкан территориаль корпорацияләре – «йомышлы шәһәрләр» – җимерелә.

«Дворяннарның иреклелеге турында» Манифесты нигезендә (1762 ел) Дворяннарның дәүләт алдында нинди дә булса бурычы калмый. Шуның нәтиҗәсендә, бер яктан, дворяннарның крепостнойларга карата башбаштаклыгы көчәя, икенче яктан, дворяннар арасында ирекле фикер йөртү башлана, Мәгариф идеяләре тарала (А.Н.Радищев, Н.И.Новиков, декабристлар).

Дворяннарны башка катлаулардан чыккан кешеләр хисабына тулыландыруның төп механизмы – XVIII йөздән – түрәләрнең «Ранглар турында табельләр» (1722 ел) буенча үсүе, XIX йөздән югары уку йортларында хезмәт итүеннән гыйбарәт.

Дворяннар катлавының үзидарә органнары Дворяннар җыеннары була.

Дворяннар үз өстенлекләренең шактый өлешен (судтагы, хәрби хезмәттәге, җир биләүдәге) 1860 еллардагы реформалар вакытында югалта, әмма аларның дәүләттәге рәсми төп роле 1917 елгы Февраль революциясенә кадәр саклана.

XVIII йөздә дворяннар составына элеккеге йомышлы татарларның зур булмаган, нигездә, чукынган, акрынлап руслашкан өлеше генә керә; XVIII йөзнең 2 нче яртысында башкорт аксөякләренең шактые дворяннар хокукы алуга ирешә.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында күп кенә татарлар, Алтын Урданың һәм Казан ханлыгының затлы ыруг нәселләре варислары дворяннар хокукын суд аша раслатырга тырышалар, әмма моңа кайберәүләр генә ирешә (кенәзләр: Вятка губернасында – Яушевлар, Бөгелмә өязендә – Надыйровлар һ.б.). Танылган мөселман ыругы нәселеннән булган кешеләргә Д. исемен Уфа губернасында күпләп бирәләр (Еникеевлар, Енгалычевлар, Терегуловлар һ.б.). Татар дворяннарының төп өлеше крәстиян тормышы алып баруын һәм дәүләт җирләреннән файдалануын дәвам иттерә, җан башына төшкән салымнардан тыш, крәстияннәргә тиешле барлык йөкләмәләрне башкара.

XIX йөз – XX йөз башында мөселман татарларның бик азы гына хезмәт һәм белем цензы буенча дворяннар составында була. Польша-Литва җирләрен Россиягә кушкач, Россия дворяннар составына Польша-Литва татарларыннан кенәзләр Тупальскийлар, Крычыньскийлар, Туган-Барановскийлар һәм башкаларның гаиләләре кертелә.

XIX йөз ахырында төрле губерналарның шәҗәрә китапларында 400 дән артык мөселман дворян ыругы теркәлгән була.

Әдәбият

Романович-Словатинский А. Дворянство в России от начала XVIII века до отмены крепостного права. СПб., 1870;

Яблочков М. История дворянского сословия в России. СПб., 1876;

Троицкий С.М. Русский абсолютизм и дворянство в XVIII в.: Формирование бюрократии. М., 1974;

Карелин А.П. Дворянство в пореформенной России, 1861 — 1904 гг.: Состав, численность, корпоративная организация. Л., 1979;

Лотман Ю.М. Беседы о русской культуре. Быт и традиции российского дворянства (XVIII – начало ХIX века). СПб., 1994;

Еникеев С. Очерк истории татарского дворянства. Уфа, 1999;

Казанское дворянство 1785–1917 гг.: Генеал. словарь. Казань, 2001.

Автор – Е.В.Липаков