Тарихы

1557 елдан Басурман Бистәсе буларак мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1565–1567 елларда анда Ростов кенәзләре М.А., Р.А. һәм Д.Р.Приимков-Ростовскийларга, Старый Дуб кенәзләре С.Б. һәм М.Б., Ф.И. һәм И.И. Пожарскийларга, дүрт Ярославль кенәзе Морткиннарга һәм дүрт башкала дворянына утарлар бирелә.

XVII йөздә җирләргә Зөя дворяннары, XVIII йөз башыннан Назимов-Терениннар хуҗа була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау, күн эшкәртү һәм тире иләү кәсепчелеге тарала.

1647 елгы мәгълүматлар буенча, авылда приход була. 1782–1789 елларда алпавыт хатын Е.К.Назимова акчасына Введение в храм Пресвятой Богородицы чиркәве төзелә, 1886–1890 елларда Зөя мещаны Ф.Т.Каменев иганәсенә Мәрьям Ана Ивер иконасы янкорма төзелә (җыйнак бизәкле соңгы барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; 2000 елларда реставрацияләнә, хәзер эшли). Аның приходына Елизаветино, Медведково, Петропавел Бистәсе һәм Савино торак пунктлары халкы керә.

1849 елда рухани А.Теплов башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1876 елда – земство катнаш бер сыйныфлы мәктәп, 1910 елда земство реаль училищесе итеп үзгәртелә, анда укучылар каеш сбруй әйберләре ясау һәм тимерче кәсепчелегенә өйрәнәләр (1884 елда – 36 ир бала һәм 8 кыз бала, 1895 елда – 27 ир бала һәм 11 кыз бала, 1912 елда 44 ир бала һәм 22 кыз бала укый).

XX йөз башында 6 кирпеч һәм 4 чи каеш заводы, 4 чүлмәк ясау остаханәсе, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 383,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Путь женщины” колхозы оештырыла, соңрак Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда аның составына “Ленинский путь” (Елизаветино авылы) һәм “Весна” (Медведково авылы) колхозлары керә, 1957 елда “Свияжский” совхозы итеп үзгәртелә (1997–2011 елларда “Свияжский” агросоюзы).

Халкы бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак тулы булмаган урта, 1984 елда – урта (1985 елдан яңа бинада), 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук китапханә (1964 елдан), балалар бакчасы (2012 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, мәчет (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Странник” хореография (2015 елдан) һәм “Веселый балаганчик” театр (2016 елдан) балалар үзешчән коллективлары эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Введенский Бистәсе туктаулыклары (бронза гасырның Казан яны культурасы).

Күренекле шәхесләре

А.С.Сорокин (1934 елда туган) – төзүче-инженер, ТАССР, РФнең атказанган төзүчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 126,
1782 елда – 156 ир-ат;
1859 елда – 397,
1897 елда – 354,
1908 елда – 361,
1926 елда – 519,
1949 елда – 572,
1958 елда – 272,
1970 елда – 268,
1979 елда – 191,
1989 елда – 317,
2002 елда – 301,
2010 елда – 297,
2017 елда – 357 кеше (руслар – 72%, татарлар – 25%).