Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан “Свияжский” совхозы (Введенский Бистәсе авылы) (1997–2011 елларда “Свияжский” агросоюзы).

Мәдәният

2004 елда поселокта “Неополимая купина” Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе төзелә.

Халык саны

1926 елда – 53,
1938 елда – 70,
1958 елда – 34,
1970 елда – 40,
1979 елда – 26,
1989 елда – 15,
2002 елда – 8,
2010 елда – 8,
2017 елда – 11 кеше (руслар, татарлар).