Тарихы

1646 елдан Воробьёв Пүчинкәсе буларак мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт (башта – монастырь, 1764 елдан экономик) крәстияннәре катлавына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мичкә ясау кәсепчелеге тарала.

1884– 1886 елларда авылда земство грамотага өйрәтү мәктәбе була; кабат 1894 елда ачыла (1895 елда – 17 ир бала һәм 5 кыз бала, 1905 елда – 25 ир бала һәм 10 кыз бала, 1907 елда 25 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 931 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Түбән Ослан авылындагы Сергий Радонежский чиркәве приходына керә. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (20 кеше).

Гражданнар сугышы елларында авылда һәм аның тирәсендә сугыш хәрәкәтләре булып уза. 1918 елның 5 августында авылга Чех легионерлары һәм Комуч армиясе частьлары керә. 5 сентябрьдә Кызыл армиянең 5 нче часте тарафыннан штурм нәтиҗәсендә азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостена керә. 1920 елдан  ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Түбән Ослан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда Дзержинский исемендәге колхоз оештырыла, 1952–1953 елларда “Вперед” колхозы (Түбән Ослан авылы) белән эреләндерелгән Дзержинский  исемендәге колхозга (үзәк утары Түбән Ослан авылына күчерелә) керә, 1958 елдан  “Путь к коммунизму” колхозы (Югары Ослан авылы) составында (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы, 1997–2007 елларда “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Күренекле шәхесләре

Н.Е.Сидоров (1898–1984) – акушер-гинеколог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 36,
1782 елда – 61 ир-ат;
1859 елда – 300,
1897 елда – 398,
1908 елда – 477,
1926 елда – 554,
1938 елда – 628,
1949 елда – 438,
1958 елда – 337,
1970 елда – 175,
1989 елда – 51,
2002 елда – 24,
2010 елда – 18,
2017 елда – 32 кеше (руслар).