Административ-территориаль буйсынуы

1923 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Авангард” колхозы оештырыла, 1950 елдан авыл эреләндерелгән Тукай исемендәге колхоз (Яңа Болгар авылы), 1958 елдан – “Волга” колхозы (Матюшино авылы), 1970 елдан – XXIII партъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы), 1985 елдан – “Ташёвский” совхозы (М.Вахитов исемендәге авыл) (1996–2002 елларда “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002–2007 елларда “Вахитов” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында.

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1949–1990 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 97,
1938 елда – 140,
1949 елда – 190,
1958 елда – 154,
1970 елда – 111,
1979 елда – 100,
1989 елда – 49,
2002 елда – 36,
2010 елда – 24,
2017 елда – 26 кеше (татарлар).