Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан татар авылы буларак билгеле, XVII йөзнең икенче яртысында рус крәстияннәре килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Мәмәтхуҗа, Иске Мәмәтхуҗа исемнәре белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт (алар арасында кенәз Баратаевлар да була) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1870 елда крәстиян А.Сосипатров тарафыннан укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1885 елда рухани И.И.Воздвиженский башлангычы белән катнаш земство мәктәбе эшли башлый, соңрак чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә (1886 елда – 25 ир бала һәм 5 кыз бала, 1907 елда – 60 ир бала һәм 57 кыз бала, 1915 елда – 40 ир бала һәм 10 кыз бала укый). 1901 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1907 елда – 17 ир бала һәм 5 кыз бала, 1909 елда – 24 ир бала һәм 3 кыз бала укый).

ХХ йөз башында 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 886 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Нерукотворного Образа Спасителя чиркәве приходына карый (Олан авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташкабак волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “10 лет Татарской АССР” колхозы оештырыла, 1957 елда “Красный дол” (Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы) һәм “Үрнәк” (Татар Мәмәтхуҗасы авылы) колхозлары белән “Красный дол” колхозына (үзәк утары – Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) берләштерелә. 1970 елдан “Знамя Ленина” совхозы (Рус Макылы авылы), 1980 елдан “Красный дол” совхозы үзәк утары составында (1998–2019 елларда “Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2008 елдан Макыл урта мәктәбе филиалы), китапханә (1953 елдан), балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Жемчужина” (2013 елдан), “Бусинка”, “Егорка”, “Ручеек” балалар коллективлары эшли (барысы да 2014 елдан).

Халык саны

1782 елда – 222 ир-ат;
1859 елда – 602,
1897 елда – 633,
1908 елда – 742,
1920 елда – 762,
1926 елда – 827,
1938 елда – 618,
1949 елда – 534,
1958 елда – 482,
1970 елда – 225,
1979 елда – 250,
1989 елда – 190,
2002 елда – 205,
2010 елда – 173,
2017 елда – 189 кеше (руслар – 65%, татарлар – 30%).