Гандбол буенча беренче командалар (ирләр һәм хатын-кызлар) 1959 елда Казандагы «Радиоприбор» физик культура коллективы каршында (оештыручысы һәм тренеры Р.М.Яушев) булдырыла.

1961 елда ТАССР гандбол федерациясе оештырыла. 1966 елдан 1980 еллар ахырына кадәр шәһәр һәм республика беренчелегенә ярышлар уздырыла.

Казан физик культура коллективларының (Воровский исемендәге СК, «Электрон», «Луч», «Ракета» СК), Казан педагогика, авиация, химия-технология институтлары, югары хәрби инженерлар училищеләре командалары – ТАССР, РСФСР, «Труд», «Зенит», «Урожай», «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятьләренең үзәк советлары беренчелегендә катнашалар.

Татарстан Республикасының иң көчле командалары: «Заря» (1969 елдан «Электрон») – «Труд» ирекле спорт җәмгыяте үзәк советы беренчелекләрендә катнаша, 3 нче урын ала (1960, 1965 еллар, хатын-кызлар), 1964–1987 елларда (хатын-кызлар) РСФСР беренчелегендә «А» классында уйный; Воровский исемендәге СК (ирләр, 1971 елдан «Б» классында, 1972 елдан «А» классында) – РСФСР беренчелегендә көмеш медаль ала (1982 ел), «Зенит» ирекле спорт җәмгыятенең үзәк советы беренчелегендә җиңүче (1982 ел, яшүсмерләр); «КАИ-ТАЦИТ».

Татарстан Республикасы җыелма командасы РСФСР халыклары спартакиадасында катнаша (1967 елдан, ирләр һәм хатын-кызлар), РСФСР чемпионы (1969 ел, кызлар).

1974 елда Казандагы комплекслы 6 нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршында гандбол бүлеге ачыла.

1983 елда гандбол буенча 13 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе булдырыла (беренче директоры В.Н.Обрядин).

1997 елдан олимпия резервы мәктәбе статусын ала, бу мәктәптә тәрбияләнүчеләр Россия Федерациясенең югары һәм супер лигаларында уйныйлар.

Иң яхшы уенчылар - Р.Г.Газимов, М.Е.Жуков, Н.О.Осетинская, В.Селезнёва, В.Уткин, Т.Харитонова, Л.Е.Шубина.

Танылган тренерлар: В.Д.Былкин, В.И.Кремлёв, В.Н.Обрядин, М.Ю.Феоктистов, Р.М.Яушев. Халыкара категорияле судья

Автор – А.М.Гаврилов.