Чистайдагы Беренче ир балалар гимназиясе бинасы

С.В.Бечко-Друзин реконструкциясе. 1908–1909 еллар. Хәзерге күренеше

Планын коридор системасы тәшкил иткән уку бинасы. 1908–1909 елларда Казан уку-укыту округы архитекторы С.В.Бечко-Друзин проекты буенча шәһәр һәм земство, сәүдәгәрләр А.Н. һәм С.Н.Чукашевлар, Е.П.Шашин тарафыннан берничә бина үзгәртеп төзетелә.

Планда Г рәвешле, биек эргәгә утыртылган өч катлы кызыл кирпеч бина Чистай шәһәре уртасында квартал почмагына урнашкан. Төп фасад тәрәзә араларының төрле ритмда булуы, антаблементларының биеклеге белән аерылып торган ике өлештән тора. Фасадның сул ягы 2 нче каттагы шома пилястралы ян-яктагы ике ризалит, ә уң ягы рустланган композит пилястра һәм киртләч кәрниз ритмнары белән аерылып тора. Төп берләштерү пьедсталы ролен уң як өлеше ионик ордерлы ярымколонналы керү портигы булган беренче кат үти. Аның фронтонына кисеп кертелгән һәм ике баганага урнаштырылган чуен каркаслы япма соңыннан эшләнә. Бина эче а`ркалы биек һәм нурлар рәвешендә төгәлләнгән тәрәзәләр ярдәмендә яктыртыла. Фасадларны бизәүдә рустлар, филёнкалар, аттик фронтоннар һәм тумбалар файдаланылган. Фасадлар неоренессанс һәм модерн мотивлары белән эклетика стилендә башкарылган.

Хәзер бинада 1 нче мәктәп урнашкан.

Биредә Советлар Союзы Геройлары В.И.Маринин, А.С.Калашников, Б.С.Чекин укыган.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Админстративные районы. К., 1999.                     

Автор  — Х.Г.Надыйрова