Эчтәлек

Дворяннар нәселеннән.

1722 елдан хәрби хезмәттә. 1726–1735 елларда рус гаскәрләре составында Петр I нең Иранга яулары (1722–1723) нәтиҗәсендә басып алынган Каспий буе өлкәләрендә була.

Рус-төрек (1735–1739) һәм рус-швед (1741–1743) сугышларында катнаша.

1744 елдан Мәскәү башкомандующие штабы карамагында.

1755–1760 елларда Казан вице-губернаторы, 1760–1764 елларда Казан губернаторы.

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе (1759), шәһәр гарипләр йорты (1760) ачуга булышлык итә.

Тенишев эшләгән вакытта 3 нче «җан башы ревизиясе» – губерна халкы исәбен алу үткәрелә (1761 елдан). Казанда беренче театраль тамаша куела (1760); ирекле татарларга шәһәрнең татар бистәләрендә урнашырга рөхсәт ителә, тоткарлыксыз сәүдә итү, земство салымнарыннан һәм йөкләмәләреннән азат ителү хокуклары раслана (1763); Яңа чукындырылганнар конторасы бетерелә (1764).

1764 елдан отставкада, Казанда һәм Казан өязендәге утарларында яши.

Кенәз Тенишев. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әдәбият

Дворянские роды Российской империи. М., 1966. Т. 3.

Автор – Е.Б.Долгов