Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Югары Ослан районында. 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллардан – “Красный партизан” колхозы (Яр буе Морквашы авылы; 1952 елда “Партизан” колхозы итеп үзгәртелә), 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” (Яр буе Морквашы авылы) совхозы составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы шифаханә-профилакторийда эшли, бакчачылык, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1941 елның ноябрендә җирле пионерлар шифаханәсе (ял йортлары) базасында 4575 нче эвакуация госпитале булдырыла (200–300 урынга, 2 агач корпус); 1945 елның июненә кадәр эшли.

1997 елда “Пустые Моркваши” ял йорты “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагына күчерелә һәм “Газовик” дәвалау-сәламәтләндерү шифаханә-профилакторие итеп үзгәртелә, аның каршында “Факел” балалар лагеры эшли.

Поселок территориясендә зур археология комплексы табыла, ул Казан яны һәм Ананьино культураларына нисбәтле I һәм II Пустые Моркваши торулыкларын һәм I һәм II Пустые Моркваши каберлекләрен үз эченә ала.

Халык саны

1949 елда – 92,
1958 елда – 529,
1970 елда – 181,
1979 елда – 165,
1989 елда – 132,
2002 елда – 122,
2010 елда – 104,
2017 елда – 119 кеше (руслар – 55%, татарлар – 38%, чуашлар – 7%).