Эчтәлек

Аның билгеләмәсенә ике караш яшәп килә: 1) ярымтон һәм тритон бәйләнеше булмаган билгеле бер интервал төзелешенең авазлар рәте; 2) билгеле бер лад һәм интонация мәгънәсе булган музыкаль телнең үзенчәлекле интонацион-семантик өлкәсе. Ярымтонсыз (ангемитон) пентатоника яисә пентатоник ангемитоника күпләгән Россия халыкларының, шул исәптән татарларның да, музыкаль фольклоры нигезе булып тора.

Татар халык җырларының лад төзелешен өйрәнүдә ике юнәлешне аерып карыйлар:

1) пентатониканың барлык биш формасындагы муз. фольклорның ладлы нигезен тану (И.А.Козлов, Я.М.Гиршман, Л.В.Бражник);

2) татар халык көйләрендә пентатониканың бөтен әйләнешләре дә файдаланылмавын тану.

Немец галиме Г.Шюнеман, Казан татарлары җырларын өйрәнү нигезендә беренче булып, бишавазлы ярымтонсыз ладларның 5 төреннән Казан татарлары җырларында 4 е генә кулланыла дигән нәтиҗәгә килә (пентатоника формаларының берсе, түбәнге баскычтан (3 нче) квинта интервалы төшеп калганы, татар музыка фольклорына хас түгел); М.Н.Нигъмәтҗанов, Р.Ә.Исхакова-Вамба, З.Н.Сәйдәшева да шул карашта торалар.

Бу структураларны системалаштыру да ике юнәлешкә бүленә. Беренчесенең тарафдарлары пентатониканың лад формаларын мажор-минорлы фикерләү ягыннан чыгып тикшерә.

Я.М.Гиршман ассызыклаганча, «мажор һәм минорның шундый элементлары бар, аларны ачып җибәрү, пентатоник лад нигезен саклап, көйгә мажор яисә минор төсмерләр бирә»; Гиршман пентатониканың «үзенең гомум лад үзенчәлекләре» белән 5 формасын төркемли: аларның берәүләрен мажор (1) һәм минор (5) П. дип, ә башкаларын минор (2 һәм 3) һәм мажор (4) пентатоника дип атый.

М.Н.Нигъмәтҗанов шулай ук түбән аваздан терций белән булган 2 формасын «пентатоник мажор» (1) һәм «пентатоник минор» (5), ә 2 сен (2 һәм 4) — «пентатониканың мажор һәм минор вариантлары» дип атый.

Р.Ә.Исхакова-Вамба пентатониканың 2 формасына «ярымтонсыз мажор» һәм «ярымтонсыз минор» исемнәрен бирә. Хәзерге заман этномузыкологиясендә шундый караш методологик хата булып санала; бу башка төрле тамгаланышлар, аерым алганда, теге яки бу лад формаларына хас булган һәм аларны үзара аерырга мөмкинлек бирә торган интерваллы төзелешне кулланучы атамалар эзләүгә китерә.

Мондый алым Казан татарларының җыр фольклорын тикшерүдә беренче тапкыр З.Н.Сәйдәшева тарафыннан файдаланыла. Ул чынбарлыкта кулланыла торган 4 пентатоникадан 2 форманың билгеләнешендә терциянең башлангыч интервалыннан чыга, бу формаларны «зур терцияле» (1) һәм «кече терцияле» (5), дип атый, башка икесен күләменә карап тәкъдим итә, аларны «секста» (4) һәм «септима» (2) дип атый. Соңрак бу ладларның төрле төрләрен билгеләүдә музыка белгече Л.В.Бражник шушы ук юлдан бара, ул пентатониканың амбитус һәм башлангыч «трихорд» кебек структур үзенчәлекләреннән чыга, пентатониканың барлык 5 төрен «терция секста» (1), «секунда септима» (2), «секста септима» (3) «квартсекста» (4), «терция септима»га (5) бүлә.

Чуаш фольклорын өйрәнүче М.Г.Кондратьев авазлар шкаласында кече октаваның — ресеннән алып 1 нче октаваның — лясенә кадәрге, аның үзәк өлешендә кулланыла торган ноталарны тикшерә. Кирәкле авазлар тезмәсен сайлаганда, гадәттә, шкала астында урнашкан хәрефле әйтелештә төп тонга таянуны тәкъдим итә. Ләкин шактый татар көйләре (бигрәк тә китапча интонация белән җырлау) түбән тон белән генә түгел, бу аваз тезмәләренең башка тоннары белән дә тәмамлана. Нәтиҗәдә «интерваллы» һәм «хәрефле» тамгаланыш системасы халыкның музыкаль фикерләвен, хис, мәгънә эчтәлеген тулысынча ачып бетерми.

Татарларның музыкаль фольклоры иҗатын актив өйрәнү, ХХ йөзнең 2 нче яртысында күп санлы аудиоязмалар һәм басмалар барлыкка килү, Идел-Кама буе татарларының лад системаларын диатониканың мажор яки минор төрләнешенә яисә интерваллар төзелешенә түгел, ә этник, территориаль, конфессиональ жанр билгеләренә карап аерырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, үзәгендә кече терция булган икенче лад структурасын «керәшенчә» дип атыйлар (кара Керәшен татарлар).

Төрле җирлектәге керәшен татарлар аны үзләренчә файдалана. Казан керәшен татарлары көйләрендә кварта (I) һәм квинта (II) эчендә аска юнәлгән типтагы трихордлы интонацион көйләр төп роль уйный. Бакалы (Башкортстан) керәшеннәренә, чынында аларның «визит карточкасы» булган төрле вариантлылык хас. Мөселманнарның (Казан татарлары һәм мишәрләре) традицион музыкаль фольклоры көйләренең ладлары нигезендә төрле юнәлештәге аваз яңгырашларының (аскы юнәлеше һәм өске юнәлеше белән) терция һәм кварта эчендә трихорд тибындагы интонацион ячейкалар булган 1 нче һәм 3 нче форма (сирәк кенә 2 нче) өстенлек итә.

Әдәбият  

Козлов И.А. Пятизвучные гаммы в татарской и башкирской музыке и их музыкально-теоретический анализ // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1928. Т. 34, вып. 1;

Гиршман Я.М. Пентатоника и её развитие в татарской музыке. М., 1960;

Нигмедзянов М.Н. Народная музыка // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967;

Исхакова-Вамба Р.А. Татарские народные песни. М., 1981;

Бражник Л.В. Ангемитоника в модальных и тональных системах: На примере тюркских и финно-угорских народов Поволжья и Приуралья. К., 2002;

Сайдашева З.Н. Татарская музыкальная этнография. К., 2007.

АвторЗ.Н.Сәйдәшева