Биографиясе

1215–1220 еллар арасы – 1270 тирәсе.

Фландриядә туа.

Миноритлар борадәрлеге монахлары ордены әгъзасы. Франция короле Людовик IX га (1226–1270 еллар) хезмәт итә.

7 нче тәре походында катнаша. Мисырда тәре йөртүчеләр тар-мар ителә, Франция короле әсир төшә.

Әсирлектән азат ителгәч, Людовик IX Кипрда ныгып урнаша һәм Мисыр мәмлүкләренә каршы яңа килешү төзергә җыена; король боерыгы белән Рубрук Вильгельм әлеге килешүне төзү максатында Монголиянең бөек каһанына җибәрелә.

Илчелек – Константинополь шәһәренә, аннан Кырымга китә. 1253 елның маенда Солдайя (Судак) Кырым портына килгәч, Рубрук Вильгельм, ике монах белән Кырым һәм Кара диңгез буе далалары аша узып, Сартак хан, аннан соң Иделдә Бату хан станына юнәлә. Батый хан Көнбатыш илләре белән килешү төзүдән баш тарта һәм христиан динен таратуга каршы чыга. Рубрук Вильгельм Каракорым шәһәренә бөек каһан Мөнке янына китә.

1253 елның декабрендә Монголиягә килә. Җавап көтеп, 3 ай – Бөек каһан ставкасында, 2 ай Каракорымда яши. 1254 елның июнендә кабат Европага кайта.

Людовик IX сараена әйләнеп кайткач, «Путешествие в восточные страны» (Европа телләрендә нәшер ителә; Россиядә А.И.Малеин тәрҗемәсендә басыла, СПб., 1910) исемле китап яза. Анда монголлар яулап алган дәүләт һәм халыкларга, ул халыкларның монголларга каршы көрәшенә кагылышлы кыйммәтле мәгълүматлар тупланган; Рубрук Вильгельм Алтын Урда идарәчеләре һәм Монголия бөек каһаннарының үзара мөнәсәбәтләре, Мөнке ставкасы, Каракорым шәһәре, монголларның гореф-гадәтләре, көндәлек тормышлары, коралланулары турында яза.

Дипломатик вазифаны үтәгәннән соң, Парижда король сараенда кала.

8 нче тәре походы вакытында үлгән дип фараз ителә.

Хезмәтләре

The texts and versions of J. de Plano Carpini and William de Rubruquis L., 1903.

Der Bericht des Franziskaners Wilhelm von Rubruk uber seine Reise in das innere Asiens in den Jahren 1253–1255. Lpz., 1925.

Автор – И.Л.Измайлов