24 ыругны, якынча 70 төрне үз эченә ала. Евразия, Америка, Африкада таралганнар. ТР территориясендә 11 төре бар. Урман, бакча, кырларда, елга үзәннәрендә яши.

Гәүдәсе озынча, сыгылмалы, тар өннәргә һәм ярыкларга үтү өчен яраклашкан. Аяклары кыска. Очлыклары биш бармаклы. Кайбер төрләренең койрык астында исле сыекча бүлеп чыгаручы үзенчәлекле бизләре бар. Тиресе юка куе йон б-н капланган. Сусарсыманнар — җитез, хәрәкәтчән хайваннар, сизү органнары яхшы үскән. Җир өстендә яшәү рәвеше алып баралар (ләтчә, таш сусары, ас), оялар казыйлар (бурсык), агачлар буйлап яхшы хәрәкәтләнәләр (урман сусары), кайберләре су янында яшиләр (кама, чәшке). Вак имезүчеләр, кошлар, бакалар, шулай ук җиләкләр һәм башкалар белән тукланалар. Куышу чоры июль–августта, балалары (2–10) апрель–майда туа. Яшәвенең 2 нче елында җенси яктан җитлегә.

Сасы көзән, дала көзәне, Америка чәшкесе, урман сусары, бурсык — сунарчылык объекты.

Таш сусары, ас, Европа чәшкесе ТРның Кызыл китабына кертелгән.