Тарихы

1637 елда Югары Ослан авылыннан күченүчеләр нигез сала.

Башта җирле халык Троица-Сергий монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – бакчачылык, яшелчәчелек, шулай ук балыкчылык тарала. Казаннан килеп ял итүчеләрне фатирга кертәләр һәм азык-төлек белән тәэмин итәләр. Күп кенә крәстияннәр өчен табыш чыганагы Идел судночылыгы була (капитан, лоцман, штурвалчы, машинист, водолаз, матрос һ.б. булып эшлиләр).

1768 елда авылда Сергий Радонежский чиркәве төзелә. 1890 елда тузган агач чиркәү урынына җирле сәүдәгәрләр И.Т.Красильников һәм П.С.Кубонин акчасына Казан архитекторы С.В.Бечко-Друзин проекты буенча таштан чиркәү салына (эклектиканың псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге). 1907 елда – крәстиян И.С.Галанов акчасына Иоанн Златоустка багышлап, 1908 елда авыл халкы акчасына Успение Богородица хөрмәтенә чиркәүгә янкормалар төзелә.

Чиркәү стеналары Мордва рәссамы һәм скульпторы С.Д.Эрьзе (Нефёдов) тарафыннан бизәлә (бизәлеш сакланмаган).

Чиркәү приходына Воробьевка һәм Студенец авыллары халкы керә. 1907–1908 елларда Түбән Ослан сәүдәгәрләре-судно хуҗалары К.Ф. һәм И.К. Савиновлар акчасына һәм алар бүлеп биргән җир участогында Белокриница иерархиясе иске дин тарафдарлары өчен (344 кеше) Никольский чиркәве төзелә (эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; совет хакимияте елларында анда башта ремонт остаханәсе, склад, аннары мәдәният йорты урнаша, хәзер файдаланылмый).

1862 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, башта чиркәүнең каравыл өендә урнаша, соңрак, 1868 елда Түбән Ослан крәстияне С.Я.Кубонин акчасына земство ярдәме белән үз бинасы төзелә. 1889 елда земство тарафыннан җирле халык катнашында яңа мәктәп бинасы ачыла (1884 елда – 51 ир бала һәм 10 кыз бала, 1893 елда – 59 ир бала һәм 40 кыз бала, 1902 елда 88 ир бала һәм 10 кыз бала укый), 1886 елдан мәктәп каршында якшәмбе-кабатлау сыйныфы эшли. 1887 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XX йөз башында фельдшерлык пункты, кайнатма заводы (алпавыт Басов тарафыннан ачыла) 3 җил һәм 2 су тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 3 икмәк пешерү йорты, 2 ашханә, 3 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 11 вак төякләр кибете; пароходлар пристане (навигация туктаган чорда анда Идел суднолары кышлый) була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2261 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында авылда һәм аның тирәсендә сугыш хәрәкәтләре уза. 1918 елның августында Чех легионерлары һәм Комуч армиясе гаскәрләре тарафыннан басып алына; 6 сентябрьдә Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан һөҗүм итү операциясе барышында азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Түбән Ослан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Совет елларында кайнатма заводы национальләштерелә һәм Татпотребсоюзга күчерелә, анда яшелчә саклау урыннары, әчетү-тозлау цехы, ягулы киптерү җайланмасы (бәрәңге, суган, кишер киптерелә һәм бәрәңге крахмалы алына) төзелә.

1967 елда завод яңартыла, яңа консервлау цехы, ике суыткыч камерасы булган яшелчә саклау урыны, шәраб җитештерү цехы, пар казаннары һәм су кудыру башнясы файдалануга тапшырыла, җиләк-җимеш һәм яшелчә консервлары исемлеге дә киңәйтелә: соклар, повидло, джем; ташкабак һәм баклажан икрасы, лечо, томат соусы һәм пастасы, консевланган кыяр һәм томатлар. 1972–1992 елларда предприятие продукциясе Румыния, ГФР, Чехословакия һәм Япониягә чыгарыла. 1999 елда консервлау цехы ккапиталь төзекләндерелә һәм “Услонская” артезиан суын бүлеп тутыру линиясе эшләтеп җибәрелә, 2009 елда ябыла.

1931 елда “Вперед” колхозы оештырыла, 1952–1953 елларда Дзержинский исемендәге колхоз (Воробьевка авылы) белән берләштерелә, исеме Дзержинский исемендәге колхоз (үзәк утары Түбән Ослан авылына күчерелә) итеп үзгәртелә, 1958 елдан “Путь к коммунизму” колхозы (Югары Ослан авылы) составында (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы, 1997–2007 елларда “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы). 1954–2004 елларда авылда Идел буе урман хуҗалыгы конторасы урнаша.

Халкы кырчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1944 елның октябрендә эвакуацияләнгән, караучысыз калган балалар өчен авылда балалар йорты ачыла, 1961 елда ябыла, 1966 елга кадәр бинасында чукрак балалар өчен интернат урнаша.

1917 елгы революциядән соң беренче баскыч башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык, 1939 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2005 елда – мәктәпнең төбәк тарихын өйрәнү түгәрәге җирлегендә “Якорники” музее (экспозициясе авыл халкы көнкүрешенә һәм традицияләренә, шулай ук сугышчан дан темасына багышлана); 2013 елда мәктәп һәм пионерлар оешмасы тарихы музее оештырыла.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә (1947 елдан), балалар бакчасы (2004 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Радость ритма” хореография коллективы, “Маски” балалар театр коллективы (икесе дә 2015 елдан) эшли.

Авылда XIX йөз ахыры – XX йөз башы архитектура истәлеге – сәүдәгәр-судно хуҗасы И.К.Савинның ике катлы ярымкирпеч йорты сакланган.

Авыл тирәсендә (җирле исеме “Панова Гора”) керамика кисәкләре белән күп катламлы археология истәлекләре – бакыр-таш, бронза һәм тимер гасырларга нисбәтле (Волосово, соңгы Баланов, Чирковско-Сейминск, Казан яны, Ананьино культуралары) I, II, III һәм IV Түбән Ослан торулыклары табыла.

Күренекле кешеләре

В.В.Белокуров (1904–1973) – актер, режиссер, педагог, СССРның халык артисты, Сталин премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры (ике тапкыр);

Л.В.Пушкарёв (1926–1995) – Идел пароходчылыгында остаз капитан, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган рационализаторы, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

И.И.Сорокин (1927–2006) – инженер-механик, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты;

А.А.Степанов (1947–2009) – Тольятти шәһәренең Үзәк районы хакимияте башлыгы;

В.В.Талантов (1929 елда туган) – эндокринолог, медицина фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.

Советлар Союза Герое А.П.Афанасьевның балалык һәм үсмерлек еллары Түбән Ослан авылы белән бәйле.

Авыл зиратында очучы Д.А.Шпигун (1921–1944) җирләнгән, ул башка очучылар белән Красноярскидан Ленинградка самолетлар очыруны башкара, 1944 елның 12 февралендә Свердловск – Казан участогында ялгыш метеофараз нәтиҗәсендә аның самолеты начар күрүчәнлек шартларында Түбән Ослан янындагы тауга бәрелә.

Халык саны

1646 елда – 345,
1782 елда – 398 ир-ат;
1859 елда – 1335,
1897 елда – 1572,
1908 елда – 1753,
1920 елда – 1852,
1926 елда – 2106,
1938 елда – 2622,
1949 елда – 2460,
1958 елда – 2522,
1970 елда – 1915,
1979 елда – 1502,
1989 елда – 1012,
2002 елда – 619,
2010 елда – 486,
2017 елда – 500 кеше (руслар – 75%, татарлар – 15%).