Эчтәлек

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Хәйдәр Бигичев. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1949 елның 16 июне, Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылы – 1998 елның 13 ноябре, Казан.

1979 елда Казан консерваториясен (В.А.Воронов классы) тәмамлый.

1977 елдан Татар опера һәм балет театрында әйдәп баручы солистларның берсе.

Үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә татар композиторларының сәхнәдә куелган барлык музыкаль сәхнә әсәрләрендә төп партияләрне башкара. Мәсьәлән, Җик, Җәлил («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов), Самат (шул исемендәге опера, Х.Вәлиуллин), Закир («Кара йөзләр», Б.Мөлеков), Батырҗан («Наёмщик», С.Сәйдәшев) һәм башкалар.

Бигичев шулай ук рус һәм чит ил классик опера спектакльләрендә Хозе («Кармен», Дж.Бизе), Самозванец («Борис Годунов», М.Мусоргский), Германн («Пики дамасы», П.Чайковский) һәм башка партияләрендә уңышлы чыгышлар ясый. Дж.Вердиның «Отелло» операсында Отелло партиясе – җырчының башкару осталыгының иң югары баскычы булып кала.

Үзенең музыкаль сәхнә эшчәнлеге, концерт эстрадасында, телевидение һәм радиода даими чыгышлары белән киң таныла.

Татарстан композиторларының күп кенә яңа вокаль әсәрләрен беренче булып башкара, тамашачыга татар халык җырларының хасиятен үтә сизгер тоемлап тапшыра.

Киң диапазонлы, кабатланмас матур тембрлы тавышка, матур буй-сынга ия булган Бигичевның иҗаты югары профессиональлеге, төрле жанрдагы һәм стильдәге әсәрләрне бертигез дәрәҗәдә сәнгатьчә башкару осталыгы белән аерылып тора. Аның башкару манерасына сирәк очрый торган академизм белән халык җыр традицияләренең үзара гармонияле рәвештә кушылуы хас.

1970–1990 елларда иң популяр татар профессиональ башкаручыларының берсе.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984).

Казанда бер урам Бигичев исеме белән атала.

Әдәбият

Тимбикова К. Озын юллар үтеп // Азат хатын. 1982. № 4;

Гайнетдинов X. Җыр дәвам итә // Ялкын. 1984. № 8;

Китмә, сандугач! (Хәйдәр Бигичев ядкаре/ Төз. Р.Фәттахов). К., 1999.

Авторлар А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова