Биографиясе

1902 елның 5 апреле, Казан — 1963 елның 9 декабре, шунда ук.

Казан архитектура-сәнгать остаханәләрен тәмамлый (1925).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1944).

Лаптев 1930–1940 елларда монументаль һәм станлы нәкышь, гамәли һәм станлы графика, газета-журнал графикасы, бизәү сәнгате һәм дизайн өлкәсендә Татарстанның сынлы сәнгатен үстерүгә күп көч куя.

Рәссамның монументаль хезмәтләре арасында — «Совет авылы. Уңыш җыю» дивар нәкыше (1924–1925), «Кузбасс күмер сәнәгатенә эшчеләр яллау» панносы (1939) (икесе дә сакланмаган). Көнкүреш темаларына станлы нәкышь композицияләре («Татарлар көнкүрешеннән», 1924; «Җиләк-җимеш сатучы татар», 1925; «Мех фабрикасы. Тире эшкәртү», 1930 һ.б.), пейзажлар («Гөмбәгә бару», 1954; «Сүрән көн», 1957 һ.б.), натюрмортлар («Алмалар. Натюрморт», 1927) иҗат итә. График-рәссам буларак, 1923 елдан «Красная Татария», «Новая деревня» газеталары, «Причал», «Пролетарий Татарстана» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

Татарстан китап нәшрияты өчен плакатлар, календарьлар һ.б. төр полиграфия продукциясенә эскизлар әзерли.

Офорт техникасында Казанның архитектура пейзажлары (1920 еллар), «Абый портреты» (1924), «Шәһәр» (1925) һ.б. линогравюралар авторы. 1930 елларда өс, аяк киемнәре, савыт-саба, татар халык орнаменты элементлары кергән бизәкләр модельләрен проектлый (1937 елда Парижда узган Халыкара күргәзмә өчен эскизлар), Татпромсовет өчен уенчыклар модельләрен проектлаштыру белән шөгыльләнә (1939), урамнарны бәйрәмчә бизәү эскизлары иҗат итә (1940 еллар).

ТАССР Дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) өчен тарихи темаларга картиналар циклы яза: «Безнең як җирләрендә б.э.к. 7–2 йөзләрдә кабиләләр көрәше» (1941), «Борынгы Болгар. 14 йөздә шәһри Болгарның үзәк мәйданы» (1941), «Ибне Фазлан Иделдә» (1945–48), «Татар ханы янында» (1949) һ.б.

Республика — ТАССР рәссамнары (Казан, 1925–1957); халыкара — «Хәзерге заман тормышында сәнгать һәм техника» (Париж, 1937); Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы көннәрендә ТАССР рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1957) күргәзмәләрендә катнаша.

Хезмәтләре ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984.