- РУС
- ТАТ
атналык балалар-яшүсмерләр газетасы
Оештыручылары — халык депутатларының Чаллы шәһәр советы һәм шәһәр хакимияте.
1993 елның ноябреннән Чаллы шәһәрендә «Шәһри Чаллы» газетасының кушымтасы, 1995 елнең октябреннән, мөстәкыйль басма буларак, рус һәм татар телләрендә нәшер ителә. «Безнең белән үткән балачак күңелегездә мәңге калачак» шигаре астында чыга.
Мөхәррире — Н.И.Садыйкова, Ф.М. Сафин (2009–2018 еллар), 2019 елдан Р.Ә. Гасимова.
Актив мәкалә авторлары – Р.Г. Башаров, А.М. Ситдикова, Ф.М. Садриев һ. б.
Балалар һәм яшүсмерләр проблемаларына, аерым алганда, мәктәп мәсьәләләренә, түгәрәкләр һәм секцияләр эшчәнлегенә зур игътибар бирелә, басмада юмористик шигырьләр һәм хәзерге заман авторларының кыска тарихы, әдәби әсәрләр, «Әдәби хәзинә», «Шигъри тәрәзә», «Укучылар иҗаты», «Әкиятне үзебез язабыз» рубрикаларында урнаштырыла һ. б.
Фәнни-популяр стильдә табигать, тарих, география турында язылган мәкаләләр, һәр номерда ребуслар, табышмаклар, лабиринтлар, кызыклы биремнәр күп, материаллар иллюстрацияләнә.
Бәйрәмнәр уңаеннан махсус номерлар чыга.
Укучылар басманың эшендә актив катнашалар, яшьтәшләрендә социаль активлык уяталар.
Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә бердәнбер газета.
«Бәллүр каләм» (2000, 2002, 2014) һәм башка республика конкурсларында күп тапкырлар лауреат була.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.