- РУС
- ТАТ
Философ, философия фәннәре докторы (1979), профессор (1982), Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1996), ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1980, 1985)
1920 елның 9 январе, Саба районы Зур Кибәче авылы – 2006 елның 4 январе, Казан.
Казан юридик институтын (1952) һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1957) тәмамлый.
1936 елдан Теләче районы газетасы редакциясендә эшли.
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945–1959 елларда Казанда партия эшендә.
1959–1971 елларда Казан ветеринария институтында укыта.
1971 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында: бүлек мөдире, директор урынбасары, директор (1982–1986), 1986 елдан баш фәнни хезмәткәр.
1997–2003 елларда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтында баш фәнни хезмәткәр.
Татар фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере тарихына караган хезмәтләрендә татар мәгърифәтчелеге һәм җәдитчелек мәсьәләләре, күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең дөньяга карашлары тикшерелә.
1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Мәгърифәт нуры ачар... Казан, 1987.
Татарская просветительская мысль. Казань, 1975.
Общественная и философская мысль в Татарии начала XX в. М., 1990 (автордаш).
Джадидизм среди татар: Возникновение, развитие и историческое место. Казань, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.