Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Чулпан волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Гәйтән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Поселокта 1930 еллар башында – М.Вахитов исемендәге (үзәк утары – Кәкре Атау авылы), 1960 елдан – Ленин исемендәге (үзәк утары – Кәкре Атау авылы), 1963 елдан – М.Җәлил исемендәге (үзәк утары – Кәкре Атау авылы), 1990 елдан – «Чирмешән» (үзәк утары – Кәкре Атау авылы) колхозлары, 1994 елдан – «Чирмешән» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чирмешән», 2000 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1926 елда – 126,
1938 елда – 137,
1949 елда – 147,
1958 елда – 139,
1970 елда – 171,
1979 елда – 120,
1989 елда – 63,
2002 елда – 32,
2021 елда – 17 кеше (татарлар).