Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда Олы Мәми авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Канаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Верный путь” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Канаш” колхозы (канаш авылы) керә, 1957 елдан – “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1979 елдан “Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы) составында, 1990 елдан “Канаш” колхозы (Канаш авылы).

1990 елларда колхоз аерым хуҗалыкларга бүленә: “Канаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1994–2012 еллар), “Ника” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1998–2006 еллар).

Халкы күбесенчә “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф

1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1955 елда – тулы булмаган урта, 1976 елда – урта, 1978 елда – тулы булмаган урта, 1988 елда урта, 2007 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2016 елда ябыла.

Халык саны

1938 елда – 478,
1949 елда – 312,
1958 елда – 361,
1970 елда – 355,
1979 елда – 264,
1989 елда – 201,
2002 елда – 185,
2010 елда – 183,
2017 елда – 165 кеше (чуашлар).