- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 44 км көньяк-көнбатыштарак, Сөлчә елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тегүчелек һәм балта эше кәсепчелеге тарала.
1887–1889 елларда приход халкы акчасына (күп өлешен җирле крәстиян Осяниннар гаиләсе бирә), архитектор Л.К.Хрщонович проекты буенча Николай Чудотворец чиркәве төзелә; крәстиян И.Лазарев иганәсенә храм төзекләндерелә (эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; 1990 елларда реставрацияләү башлана; хәзер эшли).
1867 елда авылда рухани Кармальский башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе (1873 елга кадәр), 1876 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (1893 елда – 50 ир бала һәм 25 кыз бала, 1906 елда 73 ир бала һәм 13 кыз бала, 1912 елда 88 ир бала һәм 21 кыз бала укый), 1887 елда чиркәүнең хуҗалык корылмасында, 1905 елдан үзенең агач бинасында урнаша.
XX йөз башында авылда 12 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 6 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5297 дисәтинә тәшкил итә.
Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (22 кеше).
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановский волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Карагуҗа авыл җирлеге үзәге.
Күмәкләштерү елларында авылда “Первомайский” һәм “Октябрьский” колхозлары оештырыла, 1950 елда алар һәм “Ровенский” (Ровенский поселогы, хәзер юк) һәм Чкалов исемендәге (Яңа Карагуҗа поселогы, хәзер юк) колхозлар “Первомайский” колхозына берләштерелә, 1957 елдан авыл “Приволжский” (Мәйдан авылы) совхозы составында, 1967 елдан “Коргузинский” совхозы үзәк утары. 1997–2007 елларда “Коргуза” авыл хуҗалыгы кооперативы.
Халкы “Верхнеуслонская” агрофирмасы” һәм “Заволжье” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.
1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – тулы булмаган урта , 1942 елда – башлангыч, 1947 елда – тулы булмаган урта, 1975 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1990 елда тарих укытучысы С.В.Осянин җитәкчелегендә мәктәптә “Поиск” төбәкне өйрәнү музее нигезләнә (300 дән артык саклау берәмлеге).
Авылда балалар бакчасы, китапханә (1937 елда уку өе буларак ачыла), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында “Коргузинские девчата” вокаль ансамбле (1997 елдан, 2016 елдан “халык” исемен ала, җитәкчесе – Г.Н.Бочкова), “Овация” театр коллективы (2009 елдан), “Родники” хореография ансамбле (2010 елдан), “Энергия” балалар ансамбле (2012 елдан) эшли.
А.Г.Абызов (1942 елда туган) – философия фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург идарә технологияләре һәм икътисад университеты доценты;
В.Я.Абызова (1940 елда туган) – шагыйрә;
А.П.Афанасьев (1920–1944) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое;
С.К.Бочков (1918–?) – партия эшлеклесе, КПССның Югары Ослан райкомы икенче секретаре (1951–1952 елларда), беренче секретаре (1960–1962 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (ике тапкыр);
Г.А.Макаров (1897–1978) – артиллерия генерал-лейтенанты, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Ленин (ике тапкыр), Кызыл Байрак (өч тапкыр), II дәрәҗә Суворов (ике тапкыр), II дәрәҗә Кутузов, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
В.Г.Осянин (1960–2011) – Югары Ослан районы башлыгы (1997–2010 елларда), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры;
А.П.Сычёв (1947 елда туган) – авыр атлетика буенча халыкара класслы спорт остасы, дөнья рекордсмены, яшьләр арасында СССР чемпионы, өч тапкыр РСФСР чемпионы.
1782 елда – 566 ир-ат;
1859 елда – 1122,
1897 елда – 1595,
1908 елда – 1900,
1920 елда – 1780,
1926 елда – 991,
1938 елда – 992,
1949 елда – 716,
1958 елда – 789,
1970 елда – 888,
1979 елда – 818,
1989 елда – 645,
2002 елда – 544,
2010 елда – 469,
2017 елда – 464 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.