Тарихы

1646 елдан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Төрле елларда дворяннар И.И.Болтин, Д.А.Лаптев, Салтыковлар карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук пыяла ясау һәм тимерчелек кәсепчелеге тарала.

1848 елда алпавыт Д.А.Лаптев акчасына Смоленск Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелә, 1882 елда алпавытлар М.М. һәм А.М.Салтыковлар һәм приход халкы акчасына өч яруслы чаң манарасы төзелә (соңгы классицизм элементлары белән элеккеге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; 2015 елдан реставрацияләү эшләре бара). Чиркәү приходына шулай ук Кече Келәнче һәм Яңа Кече Келәнче авыллары халкы керә.

1869 елда авылда рухани Лебедев башлангычы белән катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, ул чиркәүнең хуҗалык корылмасында урнаша (1884 елда – 38 ир бала һәм 1 кыз бала, 1893 елда – 25 ир бала һәм 10 кыз бала, 1900 елда 41 ир бала һәм 18 кыз бала, 1912 елда 54 ир бала һәм 18 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 2 җил тегермәне, йон тетү йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 889 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Макыл авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Победитель” колхозы оештырыла, соңрак “Динамо” колхозы итеп үзгәртелә. 1952 елда аның составына “Смычка” колхозы (хәзер Смычка авылы юк) керә, 1957 елдан авыл “Кураловский” совхозы (Куралово авылы) составында, 1988 елдан “Зеленый Бор” совхозы үзәк утары (1998–2001 елларда – “Маяк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2001–2011 елларда кабат “Кураловский” совхозы составында.

Халкы “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында, “Восток Зернопродукт” акционерлык җәмгыятендә эшли, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта, 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда ябыла (1977–1978 елларда мәктәп директоры булып педагогика фәннәре докторы Е.А.Корчагин эшли).

1950 еллардан китапханә эшли, 1980 елда Рус Макылы авылына күчерелә. Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1646 елда – 24,
1782 елда – 191 ир-ат;
1859 елда – 498,
1897 елда – 602,
1908 елда – 618,
1920 елда – 588,
1926 елда – 556,
1938 елда – 431,
1949 елда – 328,
1958 елда – 283,
1970 елда – 227,
1979 елда – 145,
1989 елда – 153,
2002 елда – 195,
2010 елда – 176,
2017 елда – 177 кеше (руслар).