Административ-территориаль буйсынуы

1937 елда ЧАССРдан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Югары Ослан районында. 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Югары Ослан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Оештырылган вакытыннан поселокта Киров исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы составында (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы, 1997–2007 елларда – “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы шәхси хуҗалыкларында эшли, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта, аннары кабат башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә һәм шул статусында 2010 елга кадәр эшли.

Поселокта китапханә (1984 елдан), мәдәният йорты бар.

Мәдәният йорты каршында “Палан” вокаль ансамбле (2013 елдан), “Звезда Востока” хореография (2013 елдан), “Нам года не беда” театр (2015 елдан) коллективлары эшли.

Халык саны

1938 елда – 39,
1949 елда – 193,
1958 елда – 340,
1970 елда – 311,
1979 елда – 260,
1989 елда – 321,
2002 елда – 304,
2010 елда – 269,
2017 елда – 336 кеше (руслар – 64%, чуашлар – 20%, татарлар – 14%).