Тарихы

1763 һәм 1780 еллар арасында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек, балта эше, йон тетү кәсепчелеге тарала.  

1912 елда авылда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында 4 җил тегермәне, йон тетү остаханәсе, 5 май язу заводы, 3 вак-төякләр кибете, иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 790 дисәтинә тәшкил итә.

Авылның барлык халкын иске дин тарадарлары тәшкил итә (500 дән артык кеше). Халкы Успение Мәрьям Ана чиркәве приходына керә (Соболевский авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәче волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Нурлат, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Соболевский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Железнодорожник” колхозы оештырыла, 1955 елдан “Красная гора” колхозы (Соболевский авылы) составында, 1950 еллар ахырында – Сталин исемендәге колхоз, 1960 еллар башыннан “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә. 1990 елларда  колхоз аерым хуҗалыкларга бүленә: “Рурик” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1991–2007 еллар), “Соболевское” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1998–2007 еллар), “Горизонт” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1996–2019 еллар), “Затон” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1997–2017 еллар).

Халкы кырчылык, терлекчелек, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң, земство мәктәбе башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (1978 елда ябыла).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Карамышиха торулыгы (тимер гасырның Ананьино культурасы), Карамышиха шәһәрлеге һәм Карамышиха авыллыгы (V һәм VII йөзләрдәге Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1782 елда – 22 ир-ат;
1859 елда – 302,
1897 елда – 485,
1908 елда – 511,
1920 елда – 565,
1926 елда – 436,
1938 елда – 453,
1949 елда – 203,
1958 елда – 198,
1970 елда – 207,
1979 елда – 146,
1989 елда – 87,
2002 елда – 84,
2010 елда – 51,
2017 елда – 49 кеше (руслар).