Тарихы

XVI–XVII йөзләрдә патша милкендәге җирләрдә нигез салына, 1693 елдан патша туганы К.А.Нарышкин биләмәсенә күчерелә, 1860 еллардан маркиз Паулуччиларга карый.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту, известь һәм алебастр алу өчен таш вату, урман белән сәүдә итү, бурлаклык кәсепчелеге тарала.

1891 елда  маркиз Паулуччилар пар һәм нефть двигательләре белән җиһазландырылган, ел саен 100 мең чиләк спирт куучы аракы ясау заводы төзиләр, анда 30–40 эшче хезмәт куя. Продукциясе Казан дары заводына, Казан һәм Мәскәү даруханәләренә, азык-төлек сәнәгатенә җибәрелә.

1905 елда –  грамотага өйрәтү мәктәбе (1906 елда – 33 ир бала һәм 16 кыз бала, 1909 елда  23 ир бала һәм 17 кыз бала укый), 1906 елда чиркәү-приход мәктәбе (1907 елда – 20 ир бала һәм 18 кыз бала, 1913 елда – 20 ир бала һәм 10 кыз бала, 1915 елда 13 ир бала һәм 14 кыз бала укый) ачыла.

XX йөздә 3 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 380 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Ташкабак авылының Покрау чиркәве приходына керә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташёвка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Вахитов авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1917 елгы революциядән соң, спирт заводы национализацияләнә һәм эшен дәвам итә, чимал буларак бәрәңге, арыш, солы кулланыла.

Аның иң яхшы эшләгән вакыты Бөек Ватан сугышы елларына туры килә, бу вакытта предприятиедә 40 баш җигүле транспорт, ярдәмче хуҗалыгы, бакча була; фронт өчен хәрби самолет сатып алганы өчен И.В.Сталинның рәхмәтенә лаек була. Завод төп продукциясенән тыш, “Московская” аракысы эшләп чыгара.

1986 елда ябыла, аннан соң тарихи корылмалар яраксызга чыга башлый һәм хәзер тулысынча юкка чыккан.

1931 елда авылда Крупская исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елдан – авыл Тукай исемендәге эреләндерелгән колхоз  (Яңа Болгар авылы), 1958 елдан – “Волга” колхозы (Матюшино авылы), 1970 елдан – XXIII партсъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы), 1985 елдан – “Ташёвский” совхозы (М.Вахитов исемендәге авыл) составында.

Мәдәният

Авыл территориясендә спирт заводы управляющие Н.Ф.Медведев йорты сакланган, анда шулай ук завод конторасы урнашкан (XIX–XX йөзләр чигендә төзелә; псевдоготика юнәлешендә эклектизм традицияләрендәге архитектура истәлеге).

Философ, психолог К.И.Сотонинның тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле (заводта химик булып эшли).

Халык саны

1782 елда – 97 ир-ат;
1859 елда – 238,
1897 елда – 318,
1908 елда – 338,
1926 елда – 303,
1938 елда – 298,
1949 елда – 199,
1958 елда – 154,
1979 елда – 57 кеше (руслар),
1989 елда һәм 2002 елда – даими яшәүчеләр юк,
2010 елда – 1 кеше,
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.