Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 263 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Архангел Михаил чиркәве приходына керә (Татар Борнашы авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

1985 елның 4 ноябреннән 2004 елның 12 февраленә кадәр рәсми теркәлми.

Хәзер Борнаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Коминтерн” колхозы оештырыла, 1950 елдан “Правильный путь” колхозы (Татар Борнашы авылы) составында, 1957 елда – “Заря” колхозы, 1970 елда “Свияга” совхозы итеп үзгәртелә, 1976 елдан – авыл “Кураловский” совхозы (Куралово авылы), 1979 елдан “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы) составында.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Гаврилково торулыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы), I һәм II Гаврилково (Сострино) туктаулыклары (бакыр-таш гасыры, бронза гасырның Казан яны культурасы), I, II һәм IV Гаврилково табылдыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы, Алтын Урда чоры Болгары).

Халык саны

1782 елда – 43 ир-ат;
1859 елда – 118,
1897 елда – 171,
1908 елда – 192,
1920 елда – 234,
1926 елда – 265,
2010 елда – 15,
2017 елда – 20 кеше (руслар – 60%, татарлар – 25%, башкалар – 15%).