Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Вознесенский исеме белән дә мәгълүм.

Кайбер мәгълүматлар буенча, 1614 елда иясез калган җирләр Зөянең йомышлы татары Ядегәр Газибердиевкә (Азбердиев) бирелә. XVII йөз ахырыннан анда руслар килеп урнаша.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, он тарту кәсепчелеге тарала.

1740 елда авылда янкорма белән Вознесение чиркәве төзелә, анда “Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы” Мәрьям Ана иконасы була. 1906–1916 елларда иске Вознесение чиркәве урынына (бинасы 1946 елга кадәр саклана) приход халкы акчасына Казан архитекторы П.М.Тюфилин проекты буенча “Барлык хәсрәт чигүчеләр шатлыгы” Мәрьям Ана чиркәве (псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге) төзелә; 1936 елда ябыла, 1990 елларда реставрацияләү башлана, хәзер эшли. Аның приходына шулай ук Крестниково, Николай Бистәсе һәм Сабуровка торак пунктлары керә.

1869 елда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе (1875 елда 31 ир бала һәм 5 кыз бала, 1895 елда – 30 ир бала һәм 14 кыз бала, 1909 елда 47 ир бала һәм 16 кыз бала укый) ачыла.

XX йөз башында 6 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3041 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (21 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Карагуҗа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Пятилетка” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына М.Горький исемендәге колхоз (Черный Пень поселогы, хәзер юк) керә, 1957 елдан – авыл “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1967 елдан – “Коргузинский” совхозы (Карагуҗа авылы) (1993–2001 елларда – “Коргуза” авыл хуҗалыклары кооперативлар берләшмәсе, 2001–2007 елларда – “Альтаир-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре ачыклана: Егидерево табылдыгы, анда гомуми болгар чоры керамика фрагментлары табыла.

Халык саны

1782 елда – 306 ир-ат;
1859 елда – 795,
1897 елда – 1017,
1908 елда – 1275,
1920 елда – 1150,
1926 елда – 825,
1938 елда – 563,
1949 елда – 408,
1958 елда – 411,
1970 елда – 300,
1979 елда – 199,
1989 елда – 121,
2002 елда – 122,
2010 елда – 82,
2017 елда – 72 кеше (руслар).