- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Тәмте елгасы буенда, Теләче авылыннан 6 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1678 елдан Пустошь Янделетева, XVIII йөздән Янбулатова исемнәре белән мәгълүм.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су һәм җил тегермәне, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1258,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Олы Мәтәскә авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Кызыл Ямбулат» колхозы оештырыла. 1948 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1950 елдан) Фрунзе исемендәге колхозда (үзәк утары башта – Ямбулат авылында, 1960 елларның икенче яртысыннан Олы Мәтәскә авылында урнаша; шулай ук Югары Мәтәскә, Тәмте-Мәтәскә авыллары керә), 1990 елда Тәмте-Мәтәскә авылы белән бергә «Таң» колхозы (Ямбулат авылы – үзәк утар) оештырыла, 1997 елда «Таң» күмәк предприятиесенә үзгәртелә. 2015 елдан «Таң» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2022 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан филиал Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиалы) була. Китапханә (1952 елдан, совхоз конторасында урнаша, 1989 елда бина сүтелә, китап фонды район китапханәсенә бирелә, 1997 елдан эшчәнлеге яңартыла, башлангыч мәктәп бинасына урнаша), клуб (1997 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.
Клуб каршында «Умырзая» фольклор (2014 елдан) һәм «Тылсым» балалар театр (2017 елдан) коллективлары эшли.
1782 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 390,
1897 елда – 474,
1908 елда – 600,
1920 елда – 586,
1926 елда – 412,
1949 елда – 398,
1958 елда – 317,
1970 елда – 300,
1979 елда – 175,
1989 елда – 191,
2002 елда – 164,
2010 елда – 167,
2020 елда – 122 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.