Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 860 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елданн Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Олы Мәтәскә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елда) авылда «Комбайн» колхозы оештырыла. 1960 елдан Фрунзе исемендәге колхозда (үзәк утары – башта Ямбулат авылы, 1960 елларның икенче яртысыннан. – Олы Мәтәскә авылы), 1994–2007 елларда – Фрунзе исемендәге күмәк предприятиедә. Хәзер Р.М.Сәләхиев, Р.Р.Сәләхиев һәм Р.Г.Шәрипов крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (2019 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2010 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Театр – узе бер тормыш» театр (1982 елдан) һәм «Фазыл чишмэсе» фольклор (2015 елдан, 2020 елдан халык коллективы, оештыручысы – С.Х.Гарипова) коллективлары эшли. 2021 елга кадәр Ф.Хөсни музее (1998 елдан, мәдәният йорты бинасында урнаша) була.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Хөсни (1908–1996) – язучы, Татарстан Республикасының халык язкчысы, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 136 ир-ат;
1859 елда – 525,
1897 елда – 780,
1908 елда – 953,
1920 елда – 831,
1926 елда – 700,
1938 елда – 686,
1949 елда – 552,
1958 елда – 440,
1970 елда – 422,
1979 елда – 336,
1989 елда – 245,
2002 елда – 222,
2010 елда – 196,
2020 елда – 175 кеше (татарлар).