Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, киез-киез итек басу, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет (1887 елда төзелә), су тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1050,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Иске Җөри авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Мишәбуй» колхозы оештырыла. 1950 елда «Биек Тау»хуҗалыгы (үзәк утары – Яңа Җөри авылы) белән «Татарстанның 30 еллыгы» колхозына (Орымширмә авылы – үзәк утар) берләшә, 1958 елдан Тукай исемендәге колхозда (үзәк утары – Иске Җөри авылы), 1960 елда Муса Җәлил исемендәге колхозга үзгәртелә, 1994–2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятие (үзәк утары – Иске Җөри авылы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл белән янәшә известьташ ятмалары урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп (2013 елдан Иске Җөри урта мәктәбе филиалы), китапханә (1970 елдан), мәчет (2006 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Юлчы» һәм «Нурия» чишмәләре бар.

Халык саны

1782 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 610,
1897 елда – 855,
1908 елда – 832,
1920 елда – 808,
1926 елда – 695,
1938 елда – 743,
1949 елда – 550,
1958 елда – 447,
1970 елда – 404,
1979 елда – 280,
1989 елда – 202,
2002 елда – 200,
2010 елда – 201,
2020 елда – 211 кеше (татарлар).