Урнашуы

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Кече Мишә елгасының Мишәгә койган җирендә, Арча тимер юлы (Казан – Әгерҗе юнәлеше) станциясеннән 32 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Казан шәһәреннән 78 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Олы Кибәхуҗа волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елдан Саба районында, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче районы үзәге, 1959 елның 12 октябреннән – Саба районында, 1991 елның 4 октябреннән – яңадан район үзәге.

Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. 1560 елларда рус крестьяннары килеп урнаша. Тарихи чыганакларда Теләзе, Теләнче, Покровский исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, арба һәм кисмәк ясау кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

XIX йөз уртасыннан XX йөз башына кадәр Покровка (1–8 октябрь) һәм Богоявление (6–12 гыйнвар) ярминкәләре уздырыла.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша, Покров чиркәве (алпавыт Н.М.Аристова иганәсенә 1771 елда төзелә), земство мәктәбе (1875 елдан, мәктәпне ачу инициаторы һәм беренче укытучысы – приход рухание В.С.Арский), тире эшкәртү һәм май язу заводлары, 4 тимерче алачыгы, телефон, 2 кибет, трактир, 3 сыраханә, казна шәраб һәм 9 вак-төякләр кибете, 1 йөзем шәрабы базы була; пәнҗешәмбе базары эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1614,5 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Чебышев), 1951 елда Фрунзе исемендәге колхозга (үзәк утары – Ямбулат авылы) керә. 1933–1958 елларда Теләче машина-трактор станциясе эшли.

Авылда «Теләчеагрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте (1995 елдан), «Спецсельстрой» сәнгать-төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2002 елдан), «Теләче» сәнгать паркы (2012 елдан), «Теләче» үсемлекләр питомнигы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2014 елдан), «Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2015 елдан), «Теләче май язу-сөт заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2017 елдан), «Август-Теләче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2020 елдан) һ.б. эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (1938 елдан), 3 балалар бакчасы (1987, 2007, 2012 елларда ачылалар), төбәк тарихы музее, Балалар иҗат үзәге (1992 елдан), Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (1993 елдан), Балалар сәнгать мәктәбе (1994 елдан), «Теләче» (2000 елдан) һәм «Юность» (2017 елдан) спорт мәктәпләре, Үзәк район хастаханәсе, Мәдәният йорты (бинасы 2001 елда салына), китапханә (1935 елдан, 1965 елдан яңа бинада, 1997 елда балалар китапханәсе ачыла, 2001 елдан Мәдәният йорты бинасында), «Ихлас» (1997 елдан) һәм «Нур» (2019 елдан) мәчетләре, Покров Пресвятой Богородицы чиркәве (төбәкара әһәмияткә ия тарихи истәлек) бар.

Район Мәдәният йортында: «Сердәш» (1992 елдан, 1993 елдан халык театры, оештыручысы – Ф.М.Нәгыймова), «Умырзая» (2011 елдан) театр; «Сударушка» (1998 елдан, 2014 елдан халык коллективы, оештыручысы – А.Б.Поташева), «Дулкын» (2012 елдан, 2017 елдан халык коллективы, оештыручысы – А.Б.Поташева), «Хәзинә» (2019 елдан) фольклор коллективлары эшли.

Китапханә каршында «Йозек кашы» әдәби иҗат берләшмәсе эшли.

Теләче елгасы яры буенда төзекләндерелгән чишмә бар (2021 ел).

Күренекле кешеләре

В.А.Николаев (1938 елда туган) – геолог-нефтьче, «Почет билгесе» ордены кавалеры, академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты;

А.А.Смирнов (1946–2020) – генерал-майор, тарих фәннәре кандидаты, «Хәрби казанышлары өчен», икенче һәм 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткәне өчен» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 147 ир-ат;
1859 елда – 941,
1897 елда – 1319,
1908 елда – 1276,
1920 елда – 1353,
1926 елда – 1298,
1938 елда – 1567,
1949 елда – 1404,
1958 елда – 1509,
1971 елда – 1074,
1979 елда – 1166,
1989 елда – 1318,
2002 елда – 2943,
2010 елда – 3265,
2020 елда – 3917 кеше (татарлар – 82%).