Тарихы

1680 елдан Дүртөйле Пүчинкәсе исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Дүртөйле Субаш исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, күн итек тегү һәм киез-киез итек җитештерү кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге (1872 елда ачыла, 1910 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә), кыз балаларны укырга-язарга өйрәтү (1911 елдан) мәктәпләре, су һәм җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1145,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Айдар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда (башка мәгълүматлар буенча, 1927 елда) «Красный Октябрь» колхозы оештырыла, 1954 елда аңа «Красное поле» (Борчаклы Яз авылы), «Очкын» (Тәмте авылы) колхозлары кушылганнан соң, Булганин исемендәге колхоз исемен ала (Субаш авылы – үзәк утар), 1957 елдан Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы, 1962 елда Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә,), 1965 елдан –«Җәлил» (үзәк утары– Олы Нырсы авылы), 1982 елдан –«Баландышский» (үзәк утары – Баландыш авылы), 1990 елдан – «Айдаровский» (үзәк утары – Айдар авылы, шулай ук Борчаклы Яз авылы да керә) совхозларында, 1996 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1998 елда) – «Айдаровский» күмәк предприятиесенә, 2005 елда «Вамин-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Айдарово» бүлегенә үзгәртелә. 2016–2021 елларда «Теләче Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Хәзер «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Нырсы урта мәктәбе филиалы) була.

Клуб (1993 елдан), китапханә (1957 елдан, клуб бинасында, 1970 еллардан – элеккеге медпункт бинасында, 2009 елдан – башлангыч мәктәп каршындагы балалар бакчасы бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Изге Троица чиркәве (2014 елдан) бар.

Клуб каршында «Нардуган» вокаль ансамбле (1987 елдан, 2013 елдан халык ансамбле, оештыручысы – З.И.Павлова) һәм «Шаян сәхнә» театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.П.Васильева (псевдонимы Н.Василова) (1943 елда туган) – җырчы, ТАССРның халык артисты;

А.Н.Марков (1904–1967) – дәүләт эшлеклесе, ВКП(б)ның XVIII съезды делегаты, ВКП(б)ның Теләче район комитеты беренче секретаре (1937–1938 елларда).

Халык саны

1782 елда – 100 ир-ат;
1859 елда – 373,
1897 елда – 720,
1908 елда – 873,
1920 елда – 935,
1926 елда – 720,
1938 елда – 649,
1949 елда – 606,
1970 елда – 492,
1979 елда – 384,
1989 елда – 285,
2002 елда – 209,
2010 елда – 218,
2020 елда – 171 кеше (керәшен татарлар).