- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Нырсы елгасыннан 1 км читтә, Теләче авылыннан 28 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
1680 елдан Починок Коробян буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Колбагушево исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1867 елда ачыла), су hәм җил тегермәне, 3 ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 556,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Олы Нырсы авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Наш труд» колхозы оештырыла, 1957 елда Карабаян авылы белән «Новый путь» колхозына берләшә, шул ук елда – Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы), 1965 елда «Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы) совхозларына керә. 1998 елдан совхоз – «Агрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1947 елдан 1980 елларга кадәр клуб эшли, башлангыч мәктәп була.
Хәзер китапханә (1955 елдан, клуб бинасында, 1983 елдан башлангыч мәктәп бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты эшли. Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә кәшәнә-багана куелган (2015 ел тирәләрендә).
1782 елда – 44 ир-ат;
1859 елда – 266,
1897 елда – 403,
1908 елда – 601,
1920 елда – 658,
1926 елда – 576,
1938 елда – 445,
1949 елда – 347,
1970 елда – 398,
1979 елда – 301,
1989 елда – 175,
2002 елда – 101,
2010 елда – 80,
2020 елда – 66 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.