- РУС
- ТАТ
Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасы буенда, Теләче авылыннан 9 км көнчыгыштарак урнашкан
Казан ханлыгы чорында нигез салына. Казан ханлыгының административ берәмлекләренең берсе – Җөри даругасы үзәге булган дип фаразлана.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1319 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Иске Җөри авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда Тукай исемендәге (беренче рәисе – С.Низаметдинов) оештырыла, 1951 елда аңа – Караширмә, 1954 елда – Олы Тиләҗе, 1958 елда Яңа Җөри, Орымширмә авыллары керә, 1960 елда Муса Җәлил колхозына (Иске Җөри авылы – үзәк утары, 1976 елда Алан Җөри авылы да керә) үзгәртелә. 1994–2005 елларда Муса Җәлил исемендәге күмәк предприятие (Иске Җөри авылы – үзәк утары) эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Урта мәктәп (1965 елдан), «Ак каен» балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (бинасы 1979 елда төзелгән), китапханә (1966 елдан, 1978 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар. Мәктәп каршында 1987 елда туган якны өйрәнү музее оештырыла.
Мәдәният йортында спортзал, «Хәзинә» театр, «Яшьлек» фольклор коллективлары (икесе дә – 2016 елдан) эшли. Хоккей мәйданчыгы бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Иске Җөри шәһәрлеге, Иске Җөри кабер ташы (Казан ханлыгы чоры һәм соңрак дәвер) табыла.
И.М.Гарипов (1971 елда туган) – Татарстан Республикасы Рәисе аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы (2021 елдан).
1782 елда – 56 ир-ат;
1859 елда – 506,
1897 елда – 663,
1908 елда – 713,
1920 елда – 791,
1926 елда – 710,
1938 елда – 845,
1949 елда – 624,
1970 елда – 530,
1979 елда – 443,
1989 елда – 355,
2002 елда – 383,
2010 елда – 400,
2020 елда – 387 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.