- РУС
- ТАТ
Кече Яңавыл. Татарстанның Теләче районындагы авыл, Мишә елгасының сул кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 18 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Новая, Дянга Аул исемнәре белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында мәчет (1864 елда төзелә, XX йөз башында яңартыла, совет елларында мәктәп урнаша, 1990 елларда дин тотучыларга кайтарыла), мәктәп, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 810,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.
Хәзер – Баландыш авыл җирлегендә.
1929 елда авылда «Трактор» колхозы оештырыла. 1954 елдан Маленков исемендәге колхозда (үзәк утары – Баландыш авылы), 1957 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы, 1962 елда исеме Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1982 елдан – «Баландышский» (үзәк утары – Баландыш авылы) совхозларына керә. 1996 елда «Баландыш» күмәк предприятиесенә үзгәртелә. Хәзер И.И.Сафиуллинның крестьян фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
2016 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Мишә урта мәктәбе филиалы) була. Клуб (1995 елдан), китапханә (1952 елдан, колхоз канцеляриясе бинасында урнаша, 1995 елдан клуб бинасында), мәчет (2008 елдан) бар.
Клуб каршында «Шаян сәхнә» театр коллективы (2018 елдан) эшли.
Г.Г.Байчурин (1890–1938) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе (1934–1937 елларда).
1782 елда – 47 ир-ат;
1859 елда – 390,
1897 елда – 507,
1908 елда – 553,
1920 елда – 576,
1926 елда – 558,
1938 елда – 544,
1949 елда – 365,
1970 елда – 310,
1979 елда – 242,
1989 елда – 165,
2002 елда – 172,
2010 елда – 158,
2020 елда – 121 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.