Тарихы

XVIII йөз урталарында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү-тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 165,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Олы Мишә авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Кызылармеец» (икенче исеме – «Кызыл армия») колхозы оештырыла. 1947 елдан – Ленин исемендәге колхозда (башта үзәк утары – Олы Саурыш авылында, 1970 елдан – Олы Мишә авылында, аңа шулай ук Олы Саурыш, Түбән Саурыш авыллары да керә).

1996 елда Ленин исем авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары ассоциациясенә үзгәртелә. Хәзер Д.Х.Бәширов (бакча җиләге үстерү) һәм А.М.Бәширов крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Мишә урта мәктәбе филиалы) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән «Дамир чишмэсе» бар.

Халык саны

1859 елда – 177,
1897 елда – 294,
1908 елда – 338,
1920 елда – 280,
1926 елда – 311,
1938 елда – 208,
1949 елда – 174,
1970 елда – 103,
1979 елда – 79,
1989 елда – 40,
2002 елда – 42,
2010 елда – 44,
2020 елда – 42 кеше (татарлар).