Тарихы

1680 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Карасытау, Карастова исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт кресьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бүрек тегү- тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда мәчет (1896 елда төзелә), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 526,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Иске Җөри авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Биек Тау» колхозы оештырыла. 1950 елда «Мишәбуй» хуҗалыгы белән (үзәк утары – Орымширмә авылы) «Татарстанның 30 еллыгы» колхозы (үзәк утары – Орымширмә авылы) булып берләшәләр, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхозда (үзәк утары – Иске Җөри авылы, шулай ук Олы Тиләҗе, Караширмә, Орымширмә авыллары да керә), 1960 елда Муса Җәлил исемендәге колхозга үзгәртелә, 1994–2005 елларда Мусы Җәлил исемендәге күмәк предприятие (үзәк утары – Иске Җөри авылы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 30 ир-ат;
1859 елда – 163,
1897 елда – 342,
1908 елда – 354,
1920 елда – 353,
1926 елда – 353,
1938 елда – 380,
1949 елда – 288,
1958 елда – 257,
1970 елда – 220,
1979 елда – 154,
1989 елда – 65,
2002 елда – 49,
2010 елда – 24,
2020 елда – 28 кеше (татарлар).