Тарихы

1710 – 1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тау Иле исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 495,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Олы Нырсы авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Таш кичү» колхозы оештырыла, 1937 елдан «Кремль» колхозында (үзәк утары – Олы Нырсы авылы), 1957 елдан –Сталин исемендәге (үзәк утары – Үзәк поселогы, 1962 елда Ленин исемендәге совхозга үзгәртелә), 1964 елдан (башка мәгълүматлар буенча, 1965 елдан) – «Җәлил» (үзәк утары – Олы Нырсы авылы) совхозларында, 1996 елдан –«Нырсы» авыл хуҗалыгы берләшмәләре ассоциациясендә эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп (2013 елдан Олы Нырсы урта мәктәбе филиалы) эшли.

Хәзер мәчет (1997 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә (2020 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.М.Сөнгатов (1963 елда туган) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 316,
1897 елда – 418,
1908 елда – 438,
1920 елда – 468,
1926 елда – 388,
1938 елда – 438,
1949 елда – 247,
1958 елда – 329,
1970 елда – 284,
1979 елда – 255,
1989 елда – 184,
2002 елда – 160,
2010 елда – 151,
2020 елда – 108 кеше (татарлар).